Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада хокукларның кысылуы Европаны борчый


Европа Берлегенең киңәю өчен җаваплы вәкиле Стефан Фүле Украина башкарган икътисади реформаларны яхшы яктан бәяләде. Ләкин Янукович хөкүмәтенең демократиягә тугрылыгы һәм илдә кануннарның үтәлеше мәсьәләсе Брюссельдә борчылу уята.

31 октябрьдә Украинада узачак җирле сайлаулар алдыннан Европа Берлеге Украина җитәкчелегенә басымнарны арттырды. Виктор Янукович хакимиятенең илдә матбугат иреген һәм оппозиция хәрәкәтен кысуы Брюссельдә борчу уята.

Стефан Фүле
20 октябрьдә Европа парламентында ясаган чыгышында Европа Берлегенең киңәюдә җаваплы вәкиле Стефан Фүле Украинаны кискен тел белән кисәтте.

Фүле Укрианада төп ирек кыйммәтләре үтәлешенең борчу уятуын әйтеп, моның Европа Берлеге таләбе булуын һәм аларның алыштырылгысыз булуын әйтте.

Европа комиссионеры Фүле вакытында Украинада сәяси иреклекнең югары булуын, моның белән бергә көчле цивиль җәмәгатьчелек һәм матбугатның булуын ассызыклады.

Европа рәсмиләре 26 октябрьдә Украина тышкы эшләр министры Константин Грищенко белән очрашу вакытында да бу сүзләр кабатланыр дип көтелә. 22 ноябрьдә Европа Берлеге - Украина саммиты узачак.

Европа Берлеге - Украина хезмәттәшлеге

Европа Берлеге белән Украина яңа буын уртак килешү мәсьәләсен карый. Янукович хакимияте ирекле сәүдә әйләнеше килешүендә әкренләп хәрәкәт иткәндә, үз ватандашларына Берлеккә ирекле сәяхәт итү мөмкинчелеге бирелүе таләбендә исә ныклы тора.

Европа Берлеге рәсмиләре Брюссель саммиты вакытында Киевка берлекнең төп принципларын үтәр өчен юл харитасы бирә ала дип исәпли.

Михаэль Галер
Алман христиан демократ Михаэль Галер Европа Халык партиясе утырышында ясаган чыгышында Киевтагы вәзгыятькә тукталып, хакимиятне тәнкыйтьләде. Галер, күзләү идарәсен матбугатны һәм цивиль җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләрен контроль итүeнә һәм хәтта җирле сайлаулар алдыннан аларның оппозиция башлыкларын авызлыкларга тырышуына зур тәнкыйть белдерде.

"Бу төр хәбәрләр икътисадтагы уңышларны мактаган хәбәрләр белән томаланмаска тиеш. Авторитар идарә белән икътисадны ныгыту омтылышы Кытайга гына хас, бу Европа ысулы түгел", диде ул.

"Хөкeм чыгару өчен иртә"

Социалист Андриан Северин исә ясаган чыгышында Галерга шунда ук җавап кайтарды. Ул Украинада сәяси тотрыклыкның әһәмиятенә басым ясады:
Андриан Северин
Северин, "Яңа хөкүмәт ирекле һәм гадел сайлаулар нәтиҗәсендә сайланды һәм без моны үзебез расладык. Бу очракта хөкүмәтне үз башына калдырырга һәм аңа кагылмаска тиешбез. Иң мөһиме нәрсә башкарылган, нәрсә уңышсыз булган бу хакта беренче минуттан ук хөкем чыгармаска кирәк", диде.

Европа халык партиясе Янукович хөкүмәтен һәм Украинадагы ирек торышын каты тел белән тәнкыйть иткәндә, Социалистлар Украинага яңадан сәяси тотрыклыкның кайтарылуын хуплап каршы ала.
XS
SM
MD
LG