Accessibility links

Акмәчеттә урыс төркемнәре БМО вәкилен куып җибәрде


БМО вәкиле Роберт Серри машинасында утыра
БМО вәкиле Роберт Серри машинасында утыра

Кырымда Мәскәү һаман да "Кырымдагы җирле халыкның саклану - самооборона төркемнәре" дип атаган шикле мобил бандалар көннән-көн явызлана бара. Чәршәмбедә алар Берләшкән Миллләтләр җитәкчесенең махсус киңәшчесен дә тоткарлап торды.

Русиянең Кырымда сугыш башларга җыенуы Мәскәүнең башка илләр белән мөнәсәбәтләрен советлар таркалганнан бирле күрелмәгән киеренкелеккә китерде. Шул сәбәбле бу көннәрдә Акмәчеткә берничә халыкара вәкил дә килгән иде.

Шулар арасында БМО баш секретаре Пан Ги Мунның өлкән киңәшчесе, нидерланд дипломаты Роберт Серри (Robert H.Serry) да бар иде. Чәршәмбедә ул Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы идарәсендә булганда, җирле вакыт белән кичке җиденче яртыда “Москва” кунакханәсендә матбугат очрашуы үткәреләчәген белдерде.

18 сәгать 30 минутта шул кунакханәгә 20ләп журналист җыелган иде инде. Әмма Серри күренмәде. Аны юлда Кырым урысларының "самооборона" төркеме әгъзалары туктатып, юлын кискән дигән хәбәр килде, шуннан аның “Виденьски булочки” дигән татлылар кафесына кереп сыенуы билгеле булды һәм җыелган журналистлар дәррәү шунда кузгалды.

Яңа урынга килеп җиткәндә, үзләрен янә “самооборона” әгъзалары дип атаган 15-ләп әзмәвердәй ир-ат кафе эчендә нәрсә барганлыгын күрсәтмәү өчен аның пыяла ишеген бәдәннәре белән каплап алган иде.

Араларыннан берсе: “Кибет күптән ябылды инде, эчендә бернәрсә дә юк. Сез монда җыелып иминлекне бозасыз”, дип журналистларга бәйләнеп йөрде. Шул арада медиа вәкилләре эчтә ниндидер камералы кешеләрне күреп алды. Журналистлар күпме генә эчкә үтәргә тырышса да, аларны якын да җибәрмәделәр, "саклаучылар" саны ул арада артканнан арта барды.

Озак та үтмәде, кибет эчендәге берәү ишарә бирү белән урам чатыннан Русия әләмнәре күтәргән бер төркем килеп чыкты. Араларында 12-13 яшьлек үсмерләр дә бар иде. Алар “Путин!”, “Россия!”, “Беркутка дан!” дип кычкыра-кычкыра БМО вәкиленең кибет каршында торган машинасын уратып алдылар.

Билгесез кешеләр БМО вәкилен Акмәчеттән чыгарып җибәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Бераздан шул ук әзмәверләр йөгереп килеп, журналистларны читкә эткәләп, кибет ишеге белән машина арасында коридор ясап куйды. Роберт Серри алдыннан камера тоткан ике җирле журналист чыкты. Алары Русия ягында торган хакимиятнең телеканалыннан булуы ихтимал дигән фикергә килде җыелган журналистлар. Серри үзе машинага үткәндә бәйсез журналистлар аңа сораулар бирергә тырышса да, аларны чорнап алган урыс әзмәверләре тагын каты кычкыра башлады һәм җавап алу мөмкинлеген калдырмады.

БМО җитәкчесенең өлкән киңәшчесе утырган машинаны шигарләр кычкыручы төркем әле 10 минутлап җибәрми торды. Ә инде машина киткәч, журналистлар да таралды.

Акмәчет буйлап йөргән шушы “самооборона” төркемнәре артканнан-арта бара. Алар мобил һәм шәһәрдә бик иркен хәрәкәт итәләр. Соңгы көннәрдә аларның агрессивлыгы күзгә күренеп артты. Инде берничә журналистка да һөҗүмнәр ясалды.

Төркемнәрне хәзер премьер-министр итеп куелган Сергей Аксеновның “Русское единство" ("Рус берлеге”) хәрәкәте оештыра дип санала. Берәр җирдә Украинага теләктәшлек күрсәтү, тынычлык даулау чаралары үткәрелә башласа, үзләренең штабларыннан күрсәтмә белән анда “самооборона” җибәрелә. Аларның бу эше бик оешкан төстә алып барыла. Моны һәвәскәрләр түгел, ә профессионаллар башкара дигән хис кала.

“Рус берлеге”нә алдан ук БМО вәкиле белән матбугат очрашуын халыкара журналистларсыз гына үткәрү максаты куелган булуы мөмкин. Чөнки вәкилгә Кырым вазгыяте турында сораулар бирдермәс өчен барысы да эшләнде.

Соңрак Роберт Серриның югарыда әйтелгән кафеда билгесез кораллы төркем тарафыннан тотылуы, шунда аңа Кырымнан китү таләбе куелуы билгеле булды. Аннан Серрины турыдан-туры Акмәчет һава аланына алып киткәннәр һәм ул Төрек һава юллары очкычы белән Истанбулга юл тоткан.

Татарстан хөкүмәте исә 5 март көнне “Рус берлеге” лидеры, премьер-министр Аксенов җитәкләгән хөкүмәт белән хезмәттәшлек килешүе имзалады.
XS
SM
MD
LG