Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремчедә Сабан туе үтте


19 июньдә Кытай татарлары Өремче шәһәренең Уламбай урманында кечкенә Сабантуй бәйрәмен уздырды. Милләттәшләребез бу көнне бергә җыелып бәйрәм итте. Кечкенә балалардан алып олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр барлык татарлар бәйрәм барышында зур шатлык хисе кичерде.

Сабантуй "Туган тел" җыры белән башланып китте. "Tуган тел" җыры бәйрәмгә җыелган барлык халыкка илһам бирде. Татар рухы белән сугарылган бәйрәм шулай ук яхшы кәеф белән узды.

Бәйрәмдә милләттәшләребездән кала кытайлар да бик теләп катнашты һәм чараларны бик кызыксынып күзәтте. Бәйрәмгә Кытайдан гына түгел Татарстан һәм Казакъстаннан да кунаклар килгән иде.

Сабантуйда катнашкан милләттәшләребез үз җирләреннән җылы сәлaмнәр җиткерде. Казан кунаклары исә Татарстан президенты сәламнәрен җиткерде.



Бәйрәм барышында балалар һәм олылар өчен төрле ярышлар уздырылды., Казан һәм Казакъстаннан килгән милләттәшләр җырларын тәкъдим итте.

Мин татар булган җирдә милли рух саклана дигән нәтиҗәгә килдем. Сабантуйларыгыз котлы булсын.

Кытайда милләттәшләрегез булуын онытмавыгызга өмет итәбез.

Ниҗат Бәдрәтдин
Өремче
XS
SM
MD
LG