Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка яңа президент сайлый


Күпләр моны Кушма Штатлар тарихында иң әһәмиятле сайлауларның берсе дип атый. Катнашу дәрәҗәсе бик югары. Американнар тавыш бирү өчен чират тора.

Кушма Штатларда бүген президент кына түгел, җирле шәһәр шуралары, губернаторлар, конгресс вәкилләре сайлана. Әммә төп игътибар, әлбәттә, президент сайлауга юнәлгән.

Фикер белешү агентлыклары бертавыштан җиңүне демократ Барак Обамага бирә. Әммә намзәтләр икесе дә, бу фаразларны ишетмәгәндәй, соңгы сәгатькә кадәр һәр тавыш өчен көрәште, сайлаучыларны тавыш бирергә килергә өндәде.

"Сез сайлауда җиңү өчен генә милләтне икегә бүлү, төбәкне төбәккә, каланы калага, демократны республиканга каршы кую сәясәтенә нокта куя аласыз, - диде Обама Флорида штатында. – Тарихыбызның хәлиткеч мизгеле җитте. Һәрберегез бу илгә зарур үзгәреш китерә ала."

Обама тавышын Чикагода бирде
Сайланган очракта Обама Американың беренче кара тәнле президенты булачак.

Аның көндәше республикан Джон Маккейн сайлау көрәшен үзенең Аризона штатында тәмамлады. Ул тарафдарларын фикер белешү нәтиҗәләренә игътибар итмәскә чакырды.

"Күп кенә белгечләр безне сызып ташларга ашыкты. Минем көндәшем инде Ак Йортка пәрдәләрен әзерли. – диде Маккейн. – Тик алар бер нәрсәне белми. Мак кайтты һәм без бу сайлауны җиңәчәкбез."

Америкада президент ил-күләм туры сайлауда түгел, ә штатларда җыелган тавышлар нәтиҗәсендә сайлана.

Фикер белешүләргә күрә, кимендә 6 штатта кызу көрәш көтелә: Флорида, Индиана, Оһайо, Миссури, Невада һәм Төньяк Каролайнада.

Соңгы 3 көндә ике намзәтнең дә ихтиарый ярдәмчеләре өйдән-өйгә йөреп, кешеләрне тавыш бирергә өндәде.

Сайлаучыларның өчтән бере, ягъни 29 миллион чамасы кеше тавышын вакытыннан алда биреп куйган. 2004 елда бу сан 22%, 2000 елда 15% иде.

Американнар тавыш бирергә чират тора
Кайсы яктан карасаң да, бу юлы сайлауда катнашу дәрәҗәсе югары булыр дип көтелә.

Әйтик, тавыш бирүгә беренче тапкыр теркәлгән яшь сайлаучылар саны 73% тәшкил иткән. 1920 елдан бирле иң югары күрсәткеч.

Аерым штатларны алып карасаң да шул ук хәл. Флорида һәм Җорҗия штатларында узган сайлау белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк кеше килгән. Күп кенә сайлау урыннарында кешеләр тавыш бирү өчен сәгатьләр буе чират тора.

Иң беренчеләрдән булып тавыш бирү урыны Нью Һампшир штатының Диксвил авылында ачылды. Анда Обама беренче җиңүен яулады. 21 тавышның 15 аңа, 6-сы Маккейнга бирелгән.



1968 елдан бирле бу авылда гел республиканнар җиңеп килә иде. Ихтимал бу Обаманың җиңүенә бер ишарә булыр.

Тавыш бирү урыннарының күбесе Казан вакыты белән иртәнге 3-4-ләрдә ябыла. Көнбатыш штатларда, шул исәптән Калифорниядә – 7дә, Аляскада – 9да.

XS
SM
MD
LG