Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Президентлык мөддәтенең нәкъ уртасына җиткәндә АКШ җитәкчесен алда ниләр көтә?

Барак Обама өчен көрәш президент булып сайлану белән тәмамланмады. АКШта җитәкчелек итүнең өченче елына кергәндә аның сәясәте тирәсендә каршылыклар кимеми, арта гына бара.

Хөкүмәтнең төрле чаралар күрүенә карамастан, эшсезлек югары булып кала.

Ноябрь аенда Конгресс мөддәтенең яртысында була торган ара сайлаулар оппозициядәге республиканнарның яңадан халык мәхәббәтен яулый башлавын күрсәтте. Гыйнвар аенда җыелачак Конгресста республиканнар зур көчкә ия булачак.

“Сәяси низаглардан өстен президент”

Баштан ук Обама республиканнар белән хезмәттәшлек итәргә тырышты. Аларга ул Буш заманында ук планлаштырылган салымнарны киметү канунын гамәлдә калдырачагын әйтте. Моның урынына ул эшсез калучыларга акча һәм башка шундый ташламалар сорап алды. Обаманың демократик партиясендәге хезмәттәшләренә аның бу адымы хуш килмәде.

"Ел буе дәвам иткән озын сәяси көрәш яхшы сәясәт булырга мөмкин, әмма икътисад һәм американ халкына ул зыян китерә. Президент буларак минем вазыйфам американ халкына хезмәт итү. Бу урында эшләгән дәвердә мин бу җаваплылыкны үз өстемә алам”, дигән иде Обама чыгышларының берсендә.

Президент халык алдында ясаган һәр чыгышында үзенең сәяси низаглардан өстен булуын күрсәтергә тырышты.

Әмма белгечләр фикеренчә, яңа елда Обамага сәясәтче осталыгын да күрсәтергә кирәк булачак.

Вашингтонда урнашкан Брукинз тикшеренү институтының АКШ сәясәте белгече Вилльям Манн, Обама алдында киләсе елда ике зур эш тора, дип саный.

Иң мөһиме – икътисад торышын яхшырту. Шулай ук мөһим икенче бер мәсьәлә – демократик партиянең үзенә карашын үзгәртү. Обама Әфганстанда сугыш чараларын арттырып үз фиркасе белән низагка керде. Бу хәлдә исә аның кабат президент булып сайлануы шик астында.

Президент Барак Обама өчен 2011 – хәлиткеч ел булачак.

XS
SM
MD
LG