Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даутоглы Кытай сәфәрен Көнчыгыш Төркестаннан башлады


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Кытай сәфәрен пәнҗешәмбедә Синҗан Уйгыр автоном төбәге - Көнчыгыш Төркестанда башлады. Даутоглу: "Төркия-Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең артуы, Шәркый Төркестандагы кардәшләребезнең хәлен җиңеләйтәчәк", диде.

Рәсми сәфәр белән Кытайга барган Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, соңгы арада Пекин белән арткан мөнәсәбәтләргә кайгы белдергәннәргә Өрeмчедә җавап бирде. "Бу мөнәсәбәтләр башка якка борылуны аңлатмый", диде ул.

Шәркый Төркестанның мәдәни башкаласы һәм Eфәк юлының мөһим тукталышы саналган Кашкарга килгән Даутоглу, төрки телдә беренче чыккан дөньякүләм сүзлек "Диваны Лөгәт-ит-Төрк"нең язучысы Мәхмүт Кашкарыйның төрбәсен зиярәт итте.

Шәһәрнең иң борынгы Идка мәчетендә булганнан соң, Даутоглу былтыр уйгырлар белән кытайлар арасында канлы вакыйгалар узган Өрeмчегә барды.

Даутоглу сәфәренең Синҗан уйгыр төбәгеннән башлавы символик мәгънәгә ия булуын әйтеп, Төркиянең Кытай үзәк хакимияте белән мөнәсәбәтләре ни дәрәҗә яхшы булса, Төркиянең Көнчыгыш Төркестанга тәэсиренең дә шул кадәр көчле булачагына басым ясады.


"Төркия-Кытай арасындагы мөнәсәбәтләренең артуы, Синҗан Уйгыр автоном төбәгендәге кардәшләребезнең хәлең җиңеләйтәчәк", диде Даутоглу.

Төркиянең Русия белән Кытай мөнәсәбәтләре

Төркия Тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Төркиянең соңгы елларда Кытай һәм Русия белән мөнәсәбәтләрне арттыруына шикләнеп караган Көнбатыш илләренә җавап итеп, "Бу илләр белән мөнәсәбәтләр альтернатив юнәлеш буларак күрелмәскә тиеш", дип әйтте.

Кытайга барганда журналистларга әңгәмә биргән Даутоглу, Төркиянең соңгы дәвердә Русия, Кытай, Брaзилия һәм Һиндстан кебек глобаль өлкәдә икътисади яктан үскән илләр белән мөнәсәбәтләрне арттыруына басым ясады. Элек бу илләр белән бәйләнешләрнең бик сирәк булуын искә төшергән Даутоглу, ел саен бу илләр белән күп тапкыр очрашулар оештырылуын аңлатты. Шулай ук ул киләсе елда Төркия премьеры Тайип Эрдоганның да Кытайга барачагын әйтте.

Мөнәсәбәтләр икътисад белән генә чикләнми


Даутоглу, Төркия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруын тарихи үзгәрешләр белән аңлатты. Төркия тышкы эшләр министры, Русия һәм Кытай белән арткан мөнәсәбәтләрнең Көнбатыш белән бәйләнешнең кимүен аңлатмый, ул шулай ук Төркиянең башка тарафка юнәлүен дә күрсәтми, диде.

Икътисади яктан арткан мөнәсәбәтләрдән кала, Төркиянең хәрби күнегүләрне быел Израиль белән түгел, ә Кытай белән алып баруына Көнбатыш илләре реакция күрсәткән иде. Шулай да Даутоглу, бу мөнәсәбәтләргә карамастан, Төркиянең Көнбатыш белән дә мөнәсәбәтләрне күпкә арттыруна басым ясады.

Төркиянең "Иран сәясәте" Кытайның игътибарын җәлеп итте

Кытай белән мөнәсәбәтләрнең таләпкә карап артуына басым ясаган Даутоглу, Пекинның якынаю адымында Төркиянең Иран сәясәтенең зур тәэсире булуына игътибар юнәлдерде.

"Кайберәүләр бик өнәмәсә дә, Иран сәясәтенең дөньяда зур тәэсире булды", дип әйткән Даутоглу, Төркиянең Тәһранга карата сәясәте Кытайның игътибарын җәлеп итүен белдерде.

"Кытай Төркиянең төбәктә арткан тәэсирен якыннан күзәтеп бара, чөнки Якын көнчыгышта тотрыклык урнашкан очракта, моннан иң күп файда күрәчәк ил - Төркия белән Кытай булачак", дип өстәде Даутоглу.
XS
SM
MD
LG