Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар Палауда җылы каршы алынды


Гуантанамо хәрби төрмәсеннән чыгарылган 6 уйгыр тоткын, Тын океандагы Палау утравына килеп җитте. Ләкин иреккә чыккан тоткыннар туганнары белән күрешә алмый.

2001 елны Әфганстандагы сугыш вакытында террорчылыкта шикләнелгән һәм Гуантанамодагы АКШ хәрби төрмәсенә җибәрелгән 6 уйгыр гаебе акланганнан соң, Гуантанамодан чыгарылды. Алар Кытай белән дипломатик бәйләнеше булмаган, Тын океандагы бер утрауга урнаштырылды.

"Туганнарыбыз белән әле күрешә алмадык", ди 8 ел төрмәдә утырган һәм ахырда 5 милләттәше белән Палау утравына урнаштырылган Әнвәр Хәсән.

"Безнең иң зур теләгебез бер көнне төрмәдән чыгып, туганнарыбыз белән сөйләшү иде. Һичьюгы аларга исән булуыбызны әйтү. Алайса алар бик кайгыра", иде ди Хәсән.

Ләкин мәгълүм булганча, Шәркый Төркестанда моннан 4 ай элек кабынган низагтан соң, әле дә төбәк белән элемтәгә кереп булмый. Кытай хакимияте низагны бетерү максатында төбәкнең тышкы дөнья белән элемтәсен өзде. Читтә яшәгән уйгырлар телефон, интернет, яисә смс аша да туганнары белән аралаша алмый.

Палаулылар уйгырларны җылы каршы алды

Хәсән белән бергә Әхмәт Турсын, Габдел Гаффар, Габдер Рахман, Әтһәм Мәһмәт, Гадел Нури һәм Габдеррәхим Палауга шимбә көнне килеп җитте. Аларны утрау башлыгы Жонсон Торибионг каршы алды.

Тоткыннар сүзләренә караганда, президент илгә килгән тоткыннарны җылы каршы алган һәм алар белән аерым сөйләшкән.

Иреккә чыга алуына шатлана алмаган тоткыннар, үзләрен һаман да төрмәдә шикелле хис итүләрен әйтә:

"Без хәзер иректә булсак та, хәлләр барыбер төрмәдәге вакыттагыдан әллә ни аерылмый. Кытай хакимияте безнең ватан белән барлык элемтә юлларын тоткарлавын дәвам итә", ди элекке Гуантанамо тоткыны Габдер Рахман.

Анын сүзенә өстәп Хәсән: "Кытай хакимияте дөньяның Шәркый Төркестанда булып яткан хәлләрне белеүен теләми", ди.

Кытай Гуантанамодан чыгарылган 6 уйгырны кире бирүне таләп итте. Пекин хакимияте аларны Шәркый Төркестандагы дини сепаратист хәрәкәт әгъзасы булуда гаепли.

Ләкин аларның Кытайда үлемгә хөкем ителү куркынычы сәбәпле, АКШ Кытайның бу таләбен кире какты.

Кытай белән дипломатик бәйләнеше булмаган Палау утравы хөкүмәте инсани ярдәм уңаеннан, Гуантаномадан кайтарылачак тоткыннарны үзендә кабул итәчәген әйткән иде.

АКШ президенты Барак Обаманың ябарга вәгъдә иткән Гуантамо төрмәсендә хәзер 215 тоткын калды. Обама хакимияте төрмәне гыйнварь аена кадәр ябуны максат итеп куя.
XS
SM
MD
LG