Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Кытай хакимияте идарәсендәге Көнчыгыш Төркестанда булган милләтара низагка бу атнада 2 ел тулды. Уйгырларның сәяси һәм социаль тормышында исә уңай үзгәрешләр күзәтелми.


Ике ел элек Өремчедә уйгырлар белән хан кытайлар арасында булган канлы низаг "уйгырлар проблемасы"на халыкара җәмәгатьчелек игътибарын арттырган иде.

Вакыйгалар төрки халык уйгырларның асыл ватаны Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремчедә булды. Кытай башкаласы Пекиннән 3 мең чакрым көнбатыштагы бу төбәк хәзер Синҗан уйгыр автоном регионы дип атала.

Көнчыгыш Төркестан харитасы

Кытай хакимияте астында яшәгән бу төбәктә халык социаль яктан шактый авырлыклар белән көрәшә. Кытайның башка көньяк регионнарында барган икътисади ачыш-могҗизалар бу төбәктәге халыкның тормышына әллә ни тәэсир итми. Гәрчә Кытай җир асты байлыкларының зур өлешен бу төбәк тәэмин итсә дә.

Кеше хокукларын яклаучы оешмалар уйгырларның үз ватанында бу төбәккә күчеп килгән хан кытайларга караганда авыррак шартларга куелуына игътибар юнәлтә. Бу бигрәк тә эш табу мәсьәләсенә карый. Яшь буын уйгырлар хан кытайлары белән чагыштырганда начаррак уку һәм эш шартларына ия.

Халыкара Аmnesty International оешмасы вәкиле Дирк Плайтер (Dirk Pleiter), әлеге вазгыятьнең сәясәтчеләрне уйландыруын әйтә. Аның фикеренчә, 2009 елның июль аенда күп кешенең үлеменә китергән канлы низагның сәбәпләре әле дә актуаль булып кала.

Бер төбәктә ике аерым халык

Уйгырлар белән хан кытайлар бер-берсеннән бөтенләй аерым дөньяда яши диярлек. Бу хакыйкать бигрәк тә былтыр "Uygur Onlinе" исемле интернет сайтының төбәк турындагы фикер сораштыру нәтиҗәләрендә чагылган иде. Әлеге интернет-сәхифә китергән мәгълүматларга күрә, 96% кытайның уйгыр танышы юк. Уйгырларның исә 91%ы кытайлар белән аралашмый икән.

Ике ел элек булган канлы вакыйгаларның сәбәбе ике үтерү очрагы иде. Һонг Конгка якын Гуангдонг вилаятендәге бер уенчык җитештерүче ширкәттә уйгыр һәм кытай эшчеләре арасында башланган низагта кытайлар берничә уйгырны үтерде. Бу исә низагның таралуына китерде.

Кытайларның берничә уйгырны кыйнап үтерүен күрсәткән видео интернетта таралгач, бу вакыйга Өремчедә ризасызлык уятты. Җинaять эшен тикшерүне сорап урамнарга чыккан уйгыр халкының тыныч каршылык чаралары Кытай хакимияте тарафыннан көч белән бастырыла башлады, вазгыять чыгырыннан чыкты.

Kаршылык чаралары Кытай хакимияте тарафыннан көч белән бастырылды

Кытай рәсмиләре чыганакларына караганда, низагта кимендә 197 кеше үлде. Сөргендәге уйгырлар исә бу санның күпкә зуррак булуын белдерә. Моннан кала чит илләрдәге уйгыр активистлары күп кешенең югалуын, аларның исән-сау булуы турында бернинди мәгълүмат булмавы хакында сөйләде.

Вакыйгадан соң башланган тикшеренү нәтиҗәсендә, Кытай мәхкәмәләре ким дигәндә 35 уйгырны үлемгә хөкем итте, йөзләрчә кеше исә төрмәгә озатылды.

Аmnesty International вәкилләре әйтүенчә, Кытай кулга алынган кешеләр турында мәгълүмат бирми. Шул сәбәпле аларның яшәү-яшәмәве турында белү мөмкин түгел. Бәйсез чыганаклар мәгълүматларына караганда, Синҗанда сәяси гаепләү белән төрмәгә утыртылган кешеләргә карата начар мөгамәлә, көч куллану очраклары бар.

Бөтендөнья уйгыр корылтае сайтына һөҗүм булды

Мюнхендагы Бөтендөнья уйгыр конгрессы урынбасары Иса Дулкын Өремчедә булган каршылыкның халыкара бәйсез комиссия тарафыннан тикшерелүен таләп итә.

Бөтендөнья уйгыр конгрессы башлыгы Рабига Кадири

Кытай бу таләпләрне канәгатьләндерергә ашыкмый. Шул сәбәптән конгресс вәкилләре асылда ничә кешенең кулга алынуын, ничә кешенең югалганын төгәл белә алмый.

Өремчедәге вакыйгаларга нәкъ 2 ел тулыр алдыннан Бөтендөнья уйгыр конгрессы сайтының эшен туктату өчен чаралар күрелгән. Конгресс секретаре Иса Дулкын бу һөҗүмнәрнең Кытай хакимияте гамәле булу мөмкинлеген кире какмый. Мәгълүм булганча, вакыйгадан соң төбәктә элемтә чаралары зур контроль астына алынган, интернет элемтәсе туктатылган иде.

Уйгырлар - үз җирләрендә азчылык халык

Бөтендөнья уйгыр конгрессы Пекин тарафыннан террор оешмасы буларак санала. Кытай халкы арасында, Синҗан төбәгендәге бар халык радикаль ислам юнәлешендә, дигән мәгълүмат таратыла.

Моннан кала ассимиляция сәясәте элеккечә үз көчендә. Кытай Халык җөмһүрияте ассимиляция сәясәте кысаларында, элекке еллардагы кебек хан кытайларны Синҗан төбәгенә күчерүен дәвам итә. Нәтиҗәдә элек Шәркый Төркестан дип аталган ватаннарында уйгырлар көннән-көн азчылыкны тәшкил иткән милләткә әверелә бара.

Кытай хакимиятенең соңгы рәсми саннарына караганда, Синҗанда элек күпчелек булган уйгырлар хәзер халык санының 45%ын гына тәшкил итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG