Казанда мөселман киеме фестивале үтте
16-17 декабрь Казанда халыкара мөселман киеме фестиваленең йомгаклау өлеше узды. 2006 елда башланган фестиваль быел сигезенче тапкыр үтте. Чарада дистәләрчә яшь дизайнер үз эшләрен күрсәтте. Алар арасында бәйрәмдә һәм көндәлектә кияргә яраклы киемнәр күрсәтелде. Бәйгедә хатын-кызлар өчен мөселман су коену киемнәре булачак диелгән иде. Әмма алары сәхнәдә күрсәтелмәде. Фестивальнең төп җиңүчесе итеп Казан дизайнеры Җәмилә Сәлахова танылды.
мультимедиа
-
май 08, 2023
Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022
Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021
Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021
Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021
Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021
Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде