Accessibility links

Кайнар хәбәр

Aфрикан курае "вувузеланы" тыю турында фәтва


Дөнья футбол чемпионаты уеннары барышында зур бәхәсләр уяткан африкан курае "вувузела" турында финал матч алдыннан фәтва дөнья күрде.

2010 ел дөнья чемпионаты матчларында көчле тавыш чыгарган һәм кешенең ишетү органына зыян салуы әйтелгән африкан курае "вувузеланы" тыю турында Гарәп Әмирлекләрендә фәтва игълан ителде.

Гарәп Әмирлеге Ислам идарәсе тарафыннан игълан ителгән фәтва нигезендә, вувузела 100 децибелдан артык тавыш чыгарса һәм ишетүгә зыян салган очракта хәрам дип санала.

Аңлатмада аның кешене чукрак калдыру ихтималлыгы булганлыктан хәрам булуы әйтелә.

Көчле тавыш аркасында уенчыларның бер-берсен ишетә алмас хәлгә китергән, хәтта аларның игътибарына йогынты ясаган африкан милли тавыш коралы хакында соңгы уен алдыннан карар бирелде.

Вувузела сатырга ярыймы?

Абу Дабидә нәшер ителгән The National газетындагы хәбәргә караганда, бу мәсьәләне дини идарәдә фәләстинле бер эшмәкәр күтәреп чыга.

Британиядән 10 мең данә вузузела сатып алырга теләгән Зыя әд-Дин, вувузеланың тискәре йогынтысы турында ишеткәч, аны сатып алудан баш тарта. Эшмәкәр вувузела турында укый башлагач, аның асылда Африкада шаман һәм магия ясаучылар тарафыннан шайтанны куу максатында куллануы турында мәгълүматка очрый. Бу хактагы вәсвәсәне бетерү өчен дини идарәгә барып вувузела турында фәтва сорый.

Гарәп Әмирлекләре фәтвасына караганда, вувузела бары тик стадионнарда гына кулланыла ала. Әмма ул 100 децибелдан артык тавыш чыгармаска тиеш.

Әлеге фәтва кеше колагының 100 децибелдан артык тавышта зыян күрүен раслаган гыйльми тикшерүгә нигезләнеп бирелгән.

Вувузела Vs Зурна

Африка милли коралы булу сәбәпле, вувузеланың тыелмавы яңа пародияләр китереп чыгарды.

Бертөрле тавышы белән кайбер кешеләрнең нервысына тигән вувузела шулай ук уеннар вакытында кайбер реклемаларга да тема булды.


Coco Colа рекламында төрек музыка коралы зурна белән вувузела көч сынаша.

2009 елда FIFA уеннары вакытында вувузела тыелган иде. Ләкин 2010 футбол дөнья чемпионаты уеннарында озак бәхәсләрдән соң FIFA башлыгы Көньяк Африка рәсмиләренең басымы белән вувузела куллануны рөхсәт иткән иде.

Дөнья чемпионаты уеннары барышында меңләгән вувузела 90 минут буена бертуктамый кулланылган иде. Кайбер чыганаклар кибетләрдә сатылган вувузелаларның 127 децибелга кадәр тавыш чыгаруын әйтә.
XS
SM
MD
LG