Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Wikileaks мәгълүматның йогынтысы кемгә булыр?


Wikileaks мәгълүматлары халыкара газеталар аша таралды

Wikileaks мәгълүматлары халыкара газеталар аша таралды

Wikileaks сайты АКШ дипломатлары тарафыннан язылган 250 меңнән артык хатны фаш итте.

Күпчелеге соңгы 3 елда АКШ дипломатларының үзара язышкан хатларын тәшкил иткән документларда яшерен килешүләр, атом кораллары һәм террор куркынычы турында тәфсилле мәгълүматлар урын ала.

Якынча чирек миллион яшерен документларның халыкара җәмәгатьчелек алдында ачып бирелүе, берьяктан, Вашингтонны уңайсыз хәлгә калдырса, АКШ сәясәтенә моның әллә ни җитди тәэсире булмас дип фаразлана. Ә аның йогынтысы күбрәк башка илләргә кагылырга мөмкин.

Документлардагы мәгълүматларны төрле категорияләргә бүләргә мөмкин.

Мисал өчен, Пекиндагы АКШ илчелегенең Кытай хакимияте турында АКШ һәм аңа беректәш булган илләрнең интернет системына бәреп керергә тырышуы турындагы кисәтүләре халыкара җәмәгатьчелеккә болай да мәгълүм иде.

250 мең документта телгә алынган детальләрнең кайбер өлеше дөнья хәлләрен якыннан күзәткән белгечләргә мәгълүм иде дип әйтергә була.

Гарәпләр АКШтан Иранга һөҗүм итүне сораган

Шулай да дөньяга чыгып өлгермәгән кайбер мөһим сүзләр дә бар. Мисал өчен, Согуд патшасы Габдулланың Иран атом тырышлыкларын бетерү максатында күп кенә тапкыр АКШны Иранга һөҗүм итәргә чакыруы турында хәбәрләр зур шау-шу уята. Согуд патшасы, үз сүзләре белән әйткәндә, "еланның башын кичекмәстән изәргә" чакырган булган.

Wikileaksта исеме аталган кайбер җитәкчеләр
Русия премьеры Владимир Путин белән аның итальян хезмәттәше Силвио Барлускони арасындагы якын дуслыгы турында тәфсилле мәгълүматлар да бар. Моннан кала документларда Русия хакимиятенең җинаятьчелек очраклары белән бәйләнеше дә телгә алына.

Корея ярымутравындагы соңгы тәрәккыятьне дә искә алганда, дөньяда иң зур кайтаваз тудырачак мәгълүмат – АКШның Төньяк Кореяне юк итеп, бердәм Корея дәүләте төзү нияте турындагы хәбәр булыр дип фаразлана.

"Төркиянең Госманлы хыялы куркыныч"

Wikileaks турында беренче кайтаваз Төркиядән килде. Wikileaksның соңгы документларында Төркия турында да шактый мәгълүмат урын алган.

Документларда "ышанычсыз кеше" дип аталган Төркия премьеры Тайип Эрдоган, Wikileaksтагы Төркия турындагы хәбәрләрнең җитдилеге билгесез, диде.

Эрдоган: "Wikileaks башта бөтен әйберне ачып бирсен, аннан соң бу мәгълүматның ни кадәр җитди һәм җитди булмаганлыгын аңларбыз. Чөнки Wikileaksның җитдилеге шикле, барлык документлар игълан ителгәннән соң бу хакта чыгыш ясарбыз", диде.

АКШның элекке Анкара илчесе James Jeffreyнең 2010 елның 20 декабрендә "Төркиянең яңа тышкы сәясәтенең асылында ни ята?" дигән баш исем белән язган хатында: "Төркиянең Балканда һәм Якын көнчыгышта үзен яңа Госманлы кебек тотуы - АКШ стратегиясе өчен проблем тудыра ала", диелгән.

Төркиянең Тышкы сәясәтен үзгәрткән Давутоглу турында исә бер АКШ дипломаты аның "бик хәтәр кеше" булуын әйтә.

Вашингтон ачулы

Вашингтон яшертен документларның бөтен дөнья алдында күренүенә ачулы. Бу вакыйга АКШның төп сәясәтенә зур зыяны булмаса да, документларны язучылар һәм анда телгә алынган кешеләрнең иминлеге игътибар үзәгендә кала.

Ак Йорт тарафыннан чыгарылган хисапта: "урланган һәм билгеләнгән документларны халыкка чыгару, кешеләрнең хокукларына гына янамый, ул документларда исеме телгә алынган кешеләрнең эшен һәм тормышын куркыныч астына куя", диелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG