Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks: "Русия көрдләргә корал сатты"


WikiLeaks аша дөньяга чыккан яшерен мәгълүматларда Русия күзләү идарәсенең Төркиядә тотрыклыкны бозу максатында оештырылган җинаять оешмаларын кулланып көрд террор оешмасы ПККга корал сатуы әйтелә.

Американың бер дипломаты былтыр Вашингтонга җибәргән бер хатында Русиянең ришвәтчелеккә баткан бер мафия дәүләте булуын әйтә. Дипломатның яшерен хатында Русия хөкүмәтенең оешкан җинаятьчел төркемнәр белән бәйләнештә торуы телгә алына.

2004-2008 елларда Британия илчесе булып эшләгән Тони Брентон: "Русиядә ришвәтчелекнең иң югары дәрәҗәгә җитүе турында төрле гайбәтләр йөри иде. Русиядә югары рәсмиләренең ришвәт алулары турында төрле дәлилләр бар", ди.

Русия хөкүмәте һәм мафия

Мәгълүматлар арасында урын алган бaшка бер тема исә мафия белән хөкүмәт арасындагы бәйләнешләр.

АКШның Мадрид илчелегеннән җибәрелгән хатта испанияле прокурор Гринда Гонзалеc әйткән сүзләргә урын бирелә.

Гонзалес Испаниядә дистә еллар Русия мафиясе җинаятьләрен тикшергән вакытта АКШ рәсмиләренә “Русия – мафия дәүләте, андагы сәяси партияләр оешкан җинаятьчел төркемнәр белән тыгыз бәйләнештә тора” дип әйткән.

Шулай ук прокурор Русия күзләү хезмәтенең корал сату өчен мафияне куллануы турында да әйткән.

Гонзалес премьер-министр Владимир Путинның Лондонда Александр Литвиненконы кем үтерүен белүен телгә алган.

Гонзалеc сүзләренчә, "Русия хөкүмәтенең стратегиясе -- үзе кыла алмаган әйберләрне башкару өчен оештырылган җинаятьчел төркемнәрне куллана". Мисал өчен, Захарий Калашов Русия хәрби күзләү идарәсе өчен эшли иде һәм ул Төркиядә тотрыклыкны бозу өчен көрдләргә корал сата иде, диелә.

Оппозиция мәгълүматлар белән канәгать

Михаил Касьянов Путин белән
Русия хакимиятенә каршы булган оппозициядәге сәясәтчеләр исә Wikileaksта урын алган мәгълүматлар белән канәгать.

Русия халык-демократик берлеге рәисе Михаил Касьянов аларның берсе. "Бу мәгълүматлар режим өчен зур басым булмаячак. Шулай да документлар АКШ җитәкчеләренең Русиядә нәрсәләр булып ятканың күрүен, аны яхшылап анализлавын күрсәтә", ди Касьянов.

Җитәкчеләрнең реакциясе

Русия премьер-министры Владимир Путин бу сүзләргә кичекмәстән җавап кайтарды. Путин CNN каналына биргән әңгәмәсендә Русиянең демократиядән читләшүе турындагы сүзләрне кире какты.

Русия президенты Дмитрий Медведев WikiLeaks сәхифәсе аша дөньяга чыккан АКШ дипломатларының хатлары турында “АКШ тышкы сәясәтенең икейөзле булуын күрсәтә” диде.

WikiLeaks Медведевны Русияне контроль итә алмаган, дилбегәне хәзерге премьер Путиннан ала алмаган җитәкче буларак күрсәтте.

Ләкин WikiLeaks документларның ни дәрәҗә дөрес булуы әлбәттә бәхәсле мәсьәлә.

WikiLeaksның АКШ-Русия мөнәсәбәтенә йогынтысы


Обама хөкүмәте хакимияткә килгәч, Русия белән мөнәсәбәтләрен яңадан башлау максатында "сүндереп кабызу" сәясәтен алып барган иде.

Ләкин WikiLeaks җиткергән документлар ике ил мөнәсәбәте алга таба ал да гөл булачагын вәгъдә итми.

Америка һәм Русия рәсмиләре бу документларның ике ил мөнәсәбәтләренә зыян китермәячәген ышандыра.

Шулай да алга таба вәзгыятьнең дипломатлар өчен шактый катлаулы булачагы күзәтелә.
XS
SM
MD
LG