Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Русиянең кайбер танылган жәмәгать эшлеклеләре мәктәп программаларына мәжбүри дәрес буларак “хәрби-патриотик тәрбия” кертүгә каршы чыкты. Урыс чиркәве аларны тәнкыйтьли, ул кешеләрнең җәмгыятьтәге тәэсире юк дәрәҗәсендә, ди.

Формаль яктан караганда, андый тәрбия үзенең максаты итеп балаларны яшьтән үк армия хезмәтенә әзерләүне куя. Ләкин аның асылда әйтелмәгән максаты бар - ул яшьләрнең дөньяга карашын бары тик дәүләт культына, бөек милләткә һәм армиягә нигезләп тәрбияләүне генә күз алдында тота, диелгән Русия гражданлык оешмасы тараткан белдерүдә.

Ул документны башлыча, Мәскәүнең Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, мәрхүм академик Сахаров җәмәгате Елена Боннэр, Сахаров фонды житәкчесе Сергей Ковалев, “Кеше хокукы өчен” хәрәкәте лидеры Лев Понамарев,"Бала хокукы” оешмасы җитәкчесе Борис Альтшулер, язучы Борис Стругаций, “Правое дело” фиркасе рәистәше Леонид Гозман, оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәтенең җаваплы сәркатибе Михаил Шнейдер имзалаган.

Балаларны һәм яшүсмерләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү Русия гражданнарын 2020 елга кадәр хәрби хезмәткә әзерләү системасының федераль концепциясендә каралган. Бу концепция 2010 елның февралендә расланган.

"Өстенлек зур мәмләкәт мәнфәгатен яклауга гына биреләчәк"


“Хәрби-патриотик тәрбия" котылгысыз рәвештә үз эченә бары тик үз иленә генә өстенлек биреп, тарихны мифлаштыруга, узган тарихи вакыйгаларга, сугышларга тәнкыйть күзе белән карамыйча, көчле үзәкләштерелгән хакимият культына мәхәббәт тәрбияләүгә кайтып калачак”, дип әйтелә ул мөрәжәгатьтә.

Документ авторлары, “хәрби-патриотик тәрбия һәрвакытта да идеология доктринасының аерылгысыз бер өлеше буларак аңлашылып килде һәм шулай аңлашылырга тиеш, дип фикерли. "Хәрби-патриотик тәрбия" төшенчәсе үзе дә Ватанга, үзенең туган ягына, үзенең мәдәниятенә һәм туган иленә мәхәббәт тәрбияләү кысаларыннан бик еракка чыгып китә, дип яза иҗтимагый оешма эшлеклеләре.

Бөтенесен бергә кушканда, болар шовинизмны тарата, балалар һәм яшүсмерләр күңеленә һуманистик, гомумкешелек, чын дини хисләрне түгел, бары тик дәүләт хәкимиятен һәм “зур мәмләкәт”не яклау хисләренең өстенлеген генә сала.

Алар фикеренчә, мәгариф системасы нигезендә һуманлык һәм демократия принциплары, шәхес абруен һәм хокукын хөрмәт итү, укучыларда илнең һәм дөньяның узган тарихына һәм бүгенгесенә объектив караш тәрбияләү торырга тиеш.

Православ капелланы: бу фикерләр бернигә дә тормый

Мәскәү патриархатында, мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә каршы булган иҗтимагый оешма вәкилләре фикерен халык хупламаячак дип өметләнәләр. Капеллан Дмитрий Смирнов фикеренчә, ул кешеләрнең җәмгыятьтә абруйлары юк дәрәжәсендә һәм алар бик азсанлы, бу темага алар белән фикер алышучы да булмаячак.

Шулай ук протоиерей Дмитрий: "Алар кабул иткән мөрәҗәгатънең һәр маддәсенә карата мин тискәре фикердә", дип тә өсти.

Мөфти: Мәктәпләрдә әдәп-әхлак тәрбиясе булырга тиеш

Ислам дин әһеле фикере исә башкачарак. Русиянең Азия өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов, мәктәп хәрби тәрбия өчен урын була алмый, ди.

“Хәрби-патриотик тәрбия турында сөйләшкәнче, башта армиядә тәртип урнаштырырга иде. Ләкин хәзер инде канун чыгаручылар беркемнән дә фикер сорап тормый, ничек телиләр шулай эшлиләр. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, демократия үскән илләрдә: Европа, Америка мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия бирмиләр. Анда гыйлем укытып, тәртип, әдәп-әхлакка өйрәтәләр. Хәрби-патриотик тәрбия мәктәп кулында булырга тиеш түгел, аны өйрәтә торган махсус уку йортлары бар”, диде Нәфигулла хәзрәт "Азатлык"ка.

Яһүдиләр мөрәжәгать язучылар ягында

Яһүдиләр оешмасы федерациясе башлыгы Борух Горин: "Без озак вакыт тоталитар дәүләттә яшәгән кешеләр буларак, дәүләт белән бәйләнешле булган һәр нәрсәгә шикләнеп карарга хакыбыз бар. Шул ук вакытта бу нәрсә һәрзаман халыкны куркытып торучы карачкыга да әйләнмәскә тиеш.

Русиядә “патриотизм” сүзе күптән инде сүгенү сүзенә әверелде. Ә бит ул гомумкешелек әхлагының аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш", диде Горин “Интерфакс” агентлыгына.

Ә менә патриотизм дигәндә нәрсә аңлывыбыз икенче нәрсә, ди ул. "Әгәр дә дәүләт үсеп килүче буыннарда туган илгә мәхәббәтне сәнгать, мәгариф, әдәбият аша тәрбияли икән, моны хупларга гына кирәк”, дип исәпли Русиянең яһүди оешмалары вәкиле.

Ләкин “хәрби-патриотик” дигән төшенчәнең беренче сүзе Горинда шик тудыра.

“Минемчә, “патриотизм” сүзе үз эченә илне саклау дигән төшенчәне алуы инде мәгълүм. Ә менә “хәрби-патриотик” тәрбия дигәне патриотизмның сугыштан башка булмавын күзаллый. Минемчә, бу дөрес түгел. Мәктәпләрдә мин хәрби-патриотик тәрбия бирүләрен теләмәс идем, аның өчен башка уку йортлары бар. Шуның сәбәпле, мин мөрәжәгатъ язучылар ягында”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG