Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Мөхәммәд Хатәми әгәр яңадан президентлыкка намзәт булырга теләсә, инкыйлаб сакчылары шурасы аның намзәтлеген кере кагачак.

Бу турыда Иранның көндәлек “Кайһан” газетасы язып чыкты. Иранда киләсе ел булачак президент сайлавы турында сөйләргә әле иртәрәк булса да, матбугат чаралары намзәт буласы шәхесләр һәм аларның җиңү мөмкинчелекләре турында фаразлар йөртә башлады.

"Кайһан" газетасы Тәһранда чыга торган иң саллы консерватив басмалардан берсе. Әлеге газетаның дүшәмбе санында чыккан макаләдә, элекке Иран президеты Мөхәммәд Хатәми киләсе елда булачак президент сайлавында катнашырга теләсә, аның өчен бу юлда авырлыклыклар туачак, дип язып чыкты.

Макаләдә Хатәми намзәт булырга теләгән очракта,12 кешедән торган рухи җитәкчегә якын булган инкыйлаб сакчылары шурасы тарафыннан кабул ителмәячәге языла. Чөнки назмәтләр башта бу шурадан фатиха алырга тиеш.

Сәбәбе - элек Хатәмипрезидентлык вазифасын башкарганда Европа, яисә Америка белән мөнәсәбәтләрне яхшырту омтылышы дини җитәкчеләргә ошамаган булган.

Хатәми 1997 елдан алып 2005 елга кадәр 2 тапкыр президентлык вазифасын башкарган иде. Ләкин ул үзенең намзәтлеккә нияте турында әле билдермәде.

Шулай да Хатәми намзәт булган очракта Әхмәдиниҗат, яисә башка үтә дини намзәтләрне җиңә алырлык көчле бер намзәт буларак күренә.

Газетада каршылык тудырган әлеге язманы һәм андагы фикерләрне ничек аңларга соң? Бу хакта Иран сәясәт белгече Расул Нафәси, динчеләр Хатәмине сайлауда намзәт итеп кертмәс өчен аның күңелен төшерергә тырыша дип аңлатты:

“Минем уйлауымча, Хатәми сайлауга катнашу турында карар кылмагандыр. Ләкин шушы вакыт эчендә оппозиция төрли фикерләр һәм фаразлар таратып, Хатәмине карарыннан җуйдырырга тырыша. Чөнки Хатәми бик нечкә күңелле һәм мәрхәмәтле кеше. Ул үзенен бу сыйфатына тап төшермәс”, ди Расул Нафәси.

Нафәси әйтүенә караганда, иранлыларның күп өлеше 8 ел дәвам иткән Хатәми президентлыгы вакытында рәхәтрәк яшәүләрен әйтә. Чөнки ул елларда икътисади үсештә һәм иминлек мәсәләсе шактый уңышлы булган.

Хатәми чоры Иранда шулай ук мәгълүмат чаралары һәм хөкүмәттән бәйсез эшләгән оешмаларга күбрәк иреклек бирелүе белән искә алына.

Мансур Фарһәнг АКШтагы бер Университетта якын көнчыгыш белгече булып эшли. Ул шулай ук АКШта Иранның беренче илчесе булып та торган.

Без аннаң Хатәми белән Әхмадиниҗатны чагыштырырга сорадык.

“Хатәми әлбәттә ихтирамлы һәм яхшы холыклы кеше. Шулай да, ил икътисады, кеше һәм хатын-кыз хокуклары, үлемгә хөкем очракларына караганда, Хатәми чоры белән Әхмадинәҗат хакимияте арасында әллә ни зур аерма күренми”, дип эйтте ул.

Фарһәнг шулай ук президент сайлауы турындагы фаразларын да өстәде. Аның сүзләренә караганда, Хатәми кабат президентлыкка намзәт булып сайлауда җинсә дә, Хатәми Иранга яңа зур үзгәрешләр һәм яңалыклар кертә алмаячак.
XS
SM
MD
LG