Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Хәтер көне узды


Беренче мәртәбә мондый чара 1988-елда оештырылган иде. Ленин hәйкәле янында яшел флаглар тотып җыелган халыкны, милиция килеп, янәшәдә урнашкан Свердлов исемендәге паркка күчерде ул вакытта.

Артабан Хәтер көне рәсми рөхсәт алып уздырыла башлады.

Дөрес, быел катнашучылар саны күп дип булмый. Югыйсә, 1993-елда, “Чишмә” телевизион программасы аша турыдан-туры эфирда Хәтер көненең кайда hәм кайчан булачагы турындагы сорауга җавап нәтиҗәсендә, 2000 чамасы кеше җыелган иде. Анда яңгыраган кискен сүзләр аркасында, “Ульяновская правда” гәзите татар зыялыларын hәм “хезмәтчел”ләрен җыеп, бу чарага карата тискәре мөнәсәбәт белдергән иде. Шуннан соң Хәтер көне беркадәр “шиңде” - андый санда җыелган булмады.

Быелгы катнашучылар саны исә аларны сакларга килгән милиция хезмәткәрләренеке чамалы – 21 генә. Чараны оештырган “Иттифак” фиркасенең җирле бүлекчәсе лидеры Наил Микеев башта Корьәннән аятьләр укыды. Аннан соң фирканең иң актив әгъзасы Равил Тимербулатов Фәүзия Бәйрәмеваның “Звезда Поволжья” гәзитендә чыккан Татар халкына мөрәҗәгатен укыды. Аннан бер өзек тә тәкъдим итәбез.

Без бу көнне кайгы hәм елау белән түгел – бәйсезлек даулап билгеләргә тиешбез! Без 400 елны буе кайгырып - елап уздырдык, күз яшьләрен сөртеп, ниhаять, тезләрдән торып, үз хокукларыбызны яулар вакыт җитте!

Җыелганнар шушы мөрәҗәгатьне күпләп бастырып халыкка таратырга карар кылдылар.

Артабан Наил Микеев үзенең “Җиңү бәете”н көйләп укыды.

Кәфри-урыс, өркегез,
Туран – татар - төрки без.
Без кабатлар киләбез –
Йортыбызны биләрбез.

Чара Ленин мәйданы янындагы скверда гомум намаз уку белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG