Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Хәтер көне


Төркиядә Казан алынуның 457 еллыгы уңаеннан, “Сөембикә һәм Казан шәһитләре” дип аталган Хәтер көне булып үтте.

Төркия җөмһүрияте төзелешенә зур өлеш керткән татар-башкорт зыялылары Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди кебек шәхесләр хәзер төрек җәмәгатьчелегендә ешрак искә алына башлады. Алар гына түгел, татар тарихында тирән эз калдырган Сөембикә һәм татарның үз дәүләтчелеген югалткан кайгылы көн - Хәтер көне Төркиядә һәр ел билгеләнә башлады.

"Төркиядә Хәтер көнен инде икенче ел рәттән оештырабыз. Аны һәр елны уздыру турында быел карар да кабул ителде", ди Анкарада яшәгән сөргендәге Милли мәҗлес әгъзасы Роза Корбан.

"Тарихны белү татар халкы өчен бик әһәмиятле. Чөнки татар халкы тарихтан гыйбрәт алырга тиеш. Тарих һәрвакыт кабатлана. Мәсәлән, Явыз Иван вакытында Казан җимерелүеннән соң татарларны көчләп руслаштыру, христианлаштыру сәясәте алып барылды. Без хәзер ХХI гасырда яшибез һәм бу сәясәт әле дә кабатлана. Татарларга каршы золым беркайчан да үзгәрмәде. Әгәр без тарихтан сабак алмасак, аны онытсак маңкорт булабыз", ди Роза ханым.

Маңкорт сүзен беренче тапкыр әдәби тәрмин буларак мәшһүр төрки язучы Чыңгыз Айтматов керткән иде. Маңкорт дип тарихын, телең белмәгән, бары тик әмерләргә генә буйсынып яшәгән кешегә әйтәләр. Татарларны бу хәлгә калудан саклау өчен, тарихны "хәтерләү" кирәклегенә басым ясый, Төркиядәге татар активисты Роза Корбан.

"Тарихны белмәсәк, киләчәкне күрә алмыйбыз"

"Әгәр болай дәвам итсә, 10-15 елдан маңкорт бер нәсел барлыкка киләчәк. Моны булдырмас өчен тарихтан гыйбрәт алып, киләчәкне күрүебез кирәк, нәкъ төрек макалендә әйтелгәнчә: "Тарихны белмәсәк, киләчәкне күрә алмыйбыз", ди Роза ханым.

"Төрек учаклары" тарафыннан быел икенче тапкыр оештырылган җыенга, узган елга караганда катнашучылар күбрәк булган. Анда күп кенә оешмаларның җиртәкчеләре катнашкан. Алар арасында Искешәһәрдәге Казан татарлары оешмасының җитәкчесе Абдулваһит Ирдән һәм оешманың секретаре Яшар Аймәрдан катнашты.


Шулай ук монда төрек телен яратучыларның "Орхун" берлеге җитәкчесе Мустафа Гүрбез, Кыбрыс төрек оешмасы җитәкчесе Әхмәт Гөксан һәм Гази университетыннан Хикмәт Доган кебек зыялылар да катнашкан. Хикмәт Доган үзенчәлекле шәхес. Ул Сөембикә турында саллы мәгълүмат җыеп төрек телендә "Сөембикә" исемле роман язган кеше.

Шулай ук укучылар һәм журналистлар да шактый кызыксынып катнашкан җыенда.

"Төркиядә татарлар темасына игътибар арта"

Төркия өчен Хәтер көненең әһәмиятенә килгәндә исә, Роза ханым соңгы еллардагы карашны болай тасвирлады:

"Соңгы елларда Төркиядә татарлар күбрәк таныла башлады. Монда "Төрек учаклары"нда, яисә башка җирләрдә узган җыеннарның әһәмияте зур. Элек татарларны бик танымыйлар иде. Татар дигәч тә, кырымтатарлары күз алдына килә иде. Без Казан татары дип әйтә башласак төрекләр, каян килгән, кем алар дип кызыпсынып сорый башлыйлар. Соңгы елларда татар мәсьәләсенә күбрәк игътибар арта башлады кебек, моны Төркия премьер-министрының халыкка мөрәҗәгатендә дә күреп була. Ул татарлар дип әйтә башлады. Аның татар сүзен кулланганы юк иде.

Минемчә, вакытында Төркия җөмһүриятенең төзелешенә зур өлеш керткән Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди кебек татар зыялылары күбрәк танылырга тиеш", ди Роза Корбан.

Хәтер көнен Төркия татарлары да үз итә башлады

"Искешәһәрдәге татар оешмасы гына түгел, Истанбулдагы Тукай мәдәният үзәге дә чараларда катнаша. Алар белән бергә татар берлеге лигасы да катнашты. Хәзер үзара берләшеп, күбрәк татарны җәлеп итеп, Хәтер көнен һәр елны бергәләп уздырырга җыенабыз", дип әйтә Роза ханым.

Искешәһәр татарлары белән

Шул ук вакытта Төркиядәге татарлар һәм аларның монда килеп чыгышын Роза ханым тарихы чыганаклар белән аңлата:

"Инде берничә нәсел монда яшәгән татарлар бар. Алар турында Сталин дәвере корбаннарыннан Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" дигән җыентыгы бар. Әсәр 4 китаптан тора. Анда Русиядән күчеп килгән татарларның тарихы аңлатыла. Романдагы төп каһарманнар Сафа белән Саҗидә Искешәһәргә күчеп килгән. Алар хәзерге Куриһөек татарларының әби-бабайлары дип исәпләнелә. Бүгенге көнгә кадәр килгән нәсел, әлегә кадәр татарча сөйләшә, татар җырларын җырлый, һич үзгәрмәгәннәр", ди ул.

Шулай ук Төркия татарлары арасында киләсе елны Русия дәүләте һәм рус тәэсиреннән читтә, үз иганәчелеге белән чын татарча милли Сабантуе уздыру турында сөйләшүләр бара икән.
XS
SM
MD
LG