Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11

Ходорковскийга өстәмә 6 ел төрмә җәзасы бирелде


Җомга көнне Мәскәү мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийга җәмгысы 13.5 ел төрмә хөкеме чыгарды. Шулай итеп, ул 2017 елга кадәр төрмәдә калачак.


Миллиард долларлык нефть урлауда гаепле табылган Ходорковский 8 еллык төрмә җәзасының соңгы елында иде. Яңа гаепләүләрне дә исәпкә алганда, ул 2017 елга кадәр төрмәдә калачак дигән сүз.

Ходорковскыйның адвокаты Юрий Шмидт бу карарны канунсыз дип атады һәм аңа премьер-министр Владимир Путинның йогынтысы булуын әйтте.

Күптән түгел, туры элемтә сөйләшүе вакытында Путин, мәхкәмә карары чыкмас борын, Ходорковскийны төрмәдә утырырга тиешле карак дип атаган иде.

Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе Ходорковский 2003 елны салым түләмәүдә гаепләнеп, сигез елга төрмәгә хөкем ителгән иде. Киләсе елга ул иреккә чыгарга тиеш булса да, хәзер аңа яңа гаепләүләр белдерелде.

ЮКОСның элекке җитәкчеләре дүшәмбе көнне миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип табылган иде.

Бу карарны күпләр Русиядәге авторитаризмның ачыктан-ачык чагылышы дип саный. Кеше хокуклары активистлары Ходорковскийга каршы булган гаепләүләрнең нигезсез булуын әйтә.

XS
SM
MD
LG