Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Оҗмах почмагы” күпләргә тәтеми


Быелгы җәйдә Казаннан Кара диңгез буена ялга баручылар узган ел белән чагыштырганда якынча ике мәртәбә кимрәк булган.

“Казан” сәяхәтләр бүлеге вәкиле Антонина Ефримова әнә шундый мәгълүмат белән уртаклашты. Аларның ширкәте ялга җибәрү белән шөгыльләнә. “Быел Лазеревка, Лоол, Адлерга барырга теләүчеләр юк диярлек. Моңа ул яклардагы сугыш йогынты ясады шикелле. Узган ел исә, мисал өчен августта, иң кәттә урыннар иде ул. Кешеләрне анда урнаштырырга урын таба алмый интеккән идек”,- ди Ефримова. Аның фикеренчә Көньяк Осетия тирәсендәге низаг кешеләрне өркеткән.
Ел аралаш

Ике тапкыр кимүнең сәбәбе бу гына тугел икән. Антонина Ефримова безнең ширкәт аша баручылар бер елны җәй көне юл алса, икенче елны бармый тора акча җыя, ди. Аннан соң өченче елда гына Кара диңгездә коенырга китә икән. Ел аралаш баручылар, билгеле булганча, очын-очка ялгаганнан соң калганын тиенләп җыючылар булып чыга. Бу җәйдә ялга баручыларның ике тапкыр кимүен Ефримова әнә шуның белән дә аңлатырга тырышты. “Кара диңгезгә барырга алдан әзерләнәләр. Акча җыялар. Ә Төркиягә җыенганнар исә, юнерәк бәя булса, алырбыз дигән уй белән яши”.
Төшкә дә керми хәтта…
Айга 7-8 мең сум акча эшләп кая ул кояшта коену, ди Дания Гаффарова. Ул Казандагы бер мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Диңгез суын, кипарисларны мәктәптә яхшы укыган өчен “Артек”ка барганда гына күргән булган. Кызын бер үзе үстергәнгә Гаффарова өчен һәр тиен кадерле. Гади укытучы булсаң, мондый оҗмах почмагы тәтеми шул безгә, ди ул. Дөрес, укытучылар арасында да ел саен ялга йөрүчеләр юк түгел. Аларның ирләре шәп акча каера, дип сөйләшә бу бәхеткә кызыгып караучылар.
Казаннан чит илләргә баручылар арткан

Турширкәт вәкилләренең барсы да диярлек быел Татарстаннан чит илгә диңгез ярына ялга баручылар артты дип белдерә. Казандагы “Персонаград” турширкәт вәкиле Гөлнара Гарипова сүзләренчә, Казанның үзеннән туры очкычлар булу моңа уңай йогынты ясаган. “Фортуна-тур” вәкиле Лариса Курамшина да быел юлламаларга бәяләр 20-30% -ка күтәрелүгә карамастан чит илләргә баручылар күзгә күренеп артты дип белдерә. “Узган елларда Төркия, Мисырда диңгез буенда ятырга гына бардылар. Быел исә, туристлар сәяхәт белән диңгез ялын бергә күпләп ала башлады”,- ди Курамшина.
Ялга барганчы суыткыч
Гөлнара Гарипова сүзләренчә, Казанда яшәүчеләрнең 20%-ның чит илдә ял итү мөмкинлеге бар. Ә Курамшина бу сан берничә тапкыр күбрәк булырга да мөмкин дип белдерә. “Казандагы күпчелек советлар берлегеннән калган фикер белән яши. Ялга барганчы ул суыткыч алачак. Ә кайберәүләр башка сәбәп табып бармау ягында”.
Монда халык башка
“Фортуна-тур” хуҗабикәсе Нина Калмыкова исә, Татарстанның бик тә үзенчәлекле төбәк икәнен искә алып, монда җиргә яхшы мәгънәсендә береккән, нык басып тормыш итүчеләр яши, дип белдерә. Күпчелек әзерәк акчасы булса ялга бару ягын карамый, ә тормышын мулырак итү максаты белән яна. Бу күренешне ул бик позитив дип бәяли. “Матур йортлар, чүп-чар басмаган тәртиптәге бакчалар начар мени? Кемдер чит илгә барып тапкан кулайлык һәм сервизны алар бит үз йортларында тудыра. Бассейннар ясый, күлгә басмалар суза. Мин булдыра алганнар турында әйтәм”,- ди Нина Калмыкова. Үзенең гомеренең күп өлешен Свердловский якларында үткәргән ул. Казанга күченеп кайтканына 13 ел. Бу эшмәкәр хатын сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләр бәясе арзан булмаса да мондагы шифаханәләрне (курортлар)ны үз итә.
Инфляция фәкыйрьгә суга

Казаннан һәр көн саен диярлек очкыч җылы якларга, чит илләргә китү, гомүм алганда Татарстан халкы быел узган ел белән чагыштырганда күбрәк ялга барган дигән сүз түгел. Хезмәт хакларын арттырмау, инфляция күпчелек очракта байлар кесәсенә түгел, ә урта хәллеләр һәм фәкырьләрнекенә сугуын да онытмаска кирәк.
Ә гомүмән, ялсызлар арткан
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, Русия халкының күпчелеге- 62% быелгы җәйдә ял дигән кешенең сәламәтлеге өчен әһәмиятле булган әйберне киштәгә куеп торган. Белгечләр кая да булса сәяхәт кылмауның төп сәбәбе акча җитмәүдә дип белдерә. Казан урамнарында фикер белешкән вакытта да күпчелек очракта акчаның ялга түгел, ә көндәлек тормыш итергә кирәгерәк икәнлеге күренә.
-Без быел әни һәм дуслар белән бергә Кара диңгезгә барып ял иттек. Кунакханәдә түгел, ә тәүлегенә 300 сум түләп кешедә тордык.
-Мин җәй көне төзелештә акча эшләдем. Шуңа күрә, алай ял итеп булмады. Без гади кешеләр. Чит илләр, ялга барулар безгә тәтеми.
-Мин студент. Җәй көне авылга кайтып тормадым. Эшкә урнашып үземә кирәк-ярак өчен акча эшләдем. Әти-әни авылда торгач, алар да мал-туарны ташлап китеп ял итеп йөри алмый. Печән җыеп, кышка әзерләнеп гомерләре үтә. Эше дә шул, ялы да шул. Авыл кешесе чит җирләргә ял итергә йөрми ул.
-Җәй көне өйдә булдым. Әти-әниләргә ярдәм иттем. Әти минем төзелештә эшли. Әни өйдә утыра. Алар ялга бармады.
-Ял дип әйтсәң дә була инде, минем бик матур бакчам бар. Шунда булдым. Йортны яңадан тышладым. Иптәшемә булыштым. Бакчада эш бетми бит.
-Минем гомүмән ялга барырга вакытым юк. Гаилә, эш…
-Адлерда булым. Кара диңгезгә өченче тапкыр баруым. Чөнки бик яратам.
-Мин монда Казанда гына булдым. Нигә икәнен әйтеп тормыйм инде. (кулын селкеп китеп барды)
-Мин бакчада булдым. Эше дә, ялы да шунда инде.
-Эш белән, бакча белән, хезмәт белән ял яхшырак була. Яшелчәсен барсын да: кишерен, чөгендерен гаиләгә җитәрлек үстерәбез.
-Ялга барырга акча юк. Эшлисең, эшлисең, ә ял итерлек акча юк.
-Ял итергә акча кирәк бит аңа. Ә акча тормыш итергә кирәк.
-Мин үзем университетта доцент. Хезмәт хакы ялга барырлык түгел шул…
XS
SM
MD
LG