Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчылар “тере” тавышка җырлый


Казанның Камал театры бинасында “Яңа сулыш” җанлы музыка концерты үтте. Зал турып килгән тамашачы канәгать булып кайтып китте.

Раяз Фасыйхов һәм Алинә Шәрипҗанова

Татар эстрадасында әйдәп баручы компания буларак “Барс-Медиа” ширкәтләр төркеме бүгенге көндә заманча эстраданы үстерү юнәлешендә күп көч куя. Шуңа да артистларны сайлаганда компания аларның вокал мөмкинлекләренә һәм башкару осталыкларына зур игътибар бирә, ди ширкәт вәкилләре. Кайбер тамашачылар моңа кайчак шикләнсә дә, “Барс-Медиа” белән хезмәттәшлек итүче җырчыларның күбесе “тере” тавышка җырларга сәләтле булуларын “Яңа сулыш” концертында дәлилли алды.

Кичәдә татар эстрадасының популяр һәм яшь башкаручысы татар халык һәм эстрада җырларын, “Барс-Медиа” каршында эшләп килүче Юрий Федеров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбльгә һәм баянчы Рөстәм Вәлиевкә кушылып җырлады. Алар арасында ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Дилә Нигъмәтуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илнар Сәйфиев, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Салават Миңнеханов, Раяз Фасыйхов, Алинә Сафиуллина, Ильвина, Илназ Сафиуллин һ.б. бар иде.


Фонограммага җырлау сәбәпләре...

Сер түгел, бүгенге көндә тавышны компьютерда эшкәртү берни тормый, бәлки шуңа күрә дә җанлы музыка чын профессионал музыкантларга гына хас югары дәрәҗәдәге сәнгатъкә әйләнә бара. Җанлы музыканы татар эстрадасы өчен элиталы музыка дип тә атыйлар, чөнки ул еш кына музыка тәмен белүче кешеләр өчен оештырылган төрле ябык кичәләрдә генә яңгырый. Заманча эстрадада исә җанлы музыка – сирәк күренеш һәм моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, җыр иҗат иткәндә теге яки бу ансамбльгә мөрәҗәгать итмичә, берүзе йөзләгән музыка коралы тавышын чыгарырга сәләтле компьютер һәм синтезатор мөмкинлекләреннән файдалану эшне күпкә җиңеләйтә.

Икенчедән, “тере” тавышка җырлаганда профессиональ аппаратура файдаланырга кирәк, ә аларның бәясе гадәти концертларда кулланыла торганнан берничә тапкырга югарырак. Нәтиҗәдә, бу билет хакларын күтәрүгә китерә.

Өченчедән, концерт оештыручылар еш кына үзләре фонограммага җырлауны таләп итә, чөнки DVD-дисклар чыгару өчен чыгышларны видеога төшереп бара. Шулай алар аппаратураларның эштән чыгуы, тавыш режиссеры ялгышлыклары, артистның авырып китүе яисә җыр сүзләрен онытуы кебек төрле көтелмәгән очраклардан саклана.



Шунысын да әйтергә кирәк, эстрада бит ул – кайвакыт биюләрне, хәтта акробатик күренешләрне үз эченә алган шоу-тамаша, ә “тере” тавышка җырлап бию бик авыр һәм җыр вакытында тиз хәрәкәтләнергә туры килсә, җырчы фонограммага җырларга мәҗбүр була.


“Яңа сулыш” чынбарлыкны ачты


“Яңа сулыш” концертында да фонограммасыз җырлаганда һәр җырчы үз йөзен күрсәтте дияргә була. Кемдер әле сәхнәгә күптән түгел генә чыгуына карамастан бик оста җырласа, икенче берәүләр популярлыкларына карамастан каушап калды.

Әйтик, яшь җырчы Алинә Шәрипҗанова сәхнәгә чыккач, кулындагы микрофоны эшләмәсә дә, югалып калмады, сәхнә кырыена басып, татар халык җырын башкарды. Икенче микрофонны алып чыгып биргәч, Алинә эстрада җырын яңгыратты.

Әлеге үзенчәлекле кичә Раяз Фасыйхов, Алинә Сафиуллина, Илшат Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова башкаруында “Казан кичләре” җыры белән тәмамланды. Зал тулы тамашачы концерттан канәгать булып өйләренә таралышты.


Җанлы музыкалы тагын бер чара көтелә


Әйтергә кирәк, тиздән җанлы музыка һәм “тере” тавышка җырлауны үз итүчеләр өчен Казанда тагын бер үзенчәлекле музыкаль чара көтелә. Ул – 19 декабрьдә, “Татар җыры” IX Халыкара татар эстрада җыр фестиваленең икенче көнендә үтәчәк концерты.

Анда татар халык җырлары, узган гасырның 70-80нче елларындагы хитлар, заманча композиторлар иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Аларны “тере” тавышка олуг артистлар һәм бүгенге эстрада җырчылары башкарачак. Алар шулай ук Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль һәм Татарстаның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестрына кушылып чыгыш ясаячак.
XS
SM
MD
LG