Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Төмәнәк" тарихи-мәдәни үзәге ачылды


Тарихи-мәдәни үзәк бинасы янында
Тарихи-мәдәни үзәк бинасы янында

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә татар тарихи-мәдәни үзәге ачылды. Ул Төмәнәк авылындагы милләтпәрвәр, Бөтенрусия татар авыллары берлеге рәисе Фәнир Галимов тырышлыгы белән төзелгән.

Туймазы районы һәм шәһәре татарлары тормышында истәлекле вакыйга. Биредә “Төмәнәк” исемле татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәк үз эшен башлады.

Шунысы үзенчәлекле - татар милли үзәге бинасы рәсми хакимиятләр ярдәме белән түгел, ә данлыклы Төмәнәк авылындагы булдыклы эшкуар, милләтпәрвәр егет, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов тырышлыгы һәм финанславы белән төзелгән. 18 март көнне тарихи-мәдәни үзәкне тантаналы ачу чарасы оештырылды.

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

Яңа милли оешма Туймазы шәһәре читендә урнашкан. Бәйрәмгә шәһәрдән һәм район авылларыннан, шулай ук Уфадан да байтак кунаклар чакырылды. Тантанада ясаган чыгышында Фәнир Галимов төбәктәге татарларның җыелышып төрле чаралар оештыруы өчен шундый бер милли үзәк булдыру хыялын берничә ел инде күңелендә йөртүен әйтте. Үзе дә талантлы композитор һәм җырчы буларак Башкортстан белән Татарстанга яхшы ук танылган сәнгатькәр ул. Милли мәдәниятебезне саклау һәм яклау өчен күп көч сала Фәнир әфәнде. Ә милләттәшләр белән бергә җыелу өчен тагын бер уңайлы урын булу мөмкинлекләрне тагын да киңәйтә.

Тарихи-мәдәни үзәгенең алтактасы
Тарихи-мәдәни үзәгенең алтактасы

“Тарихи-мәдәни үзәгебездә төрле түгәрәкләр дә эшләячәк. Балаларны туган телебезгә өйрәтүче, шулай ук татарча җырларга һәм биергә өйрәтүче белгечләрне чакырдык. Алар малай һәм кызларга сабаклар бирәчәк. Тагын да бер күңелле яңалык – биредә без “Тәртип-FМ” радиоканалын эшләтеп җибәрдек. Аны без Татарстандагы шушы ук исемдәге радио үрнәгендә оештырдык. Казандагы хезмәткәрләр белән киңәшләшеп, аларның программаларын өйрәнеп үзебезнең кулланышка алдык. Безнең Тәртип FМ – Туймазы каналында да, рухи мәркәзебездәгечә, нигездә, татар халык җырлары һәм элекке елларда популяр булган эстрада әсәрләре яңгырачак. Шулай ук тапшырулар башлау ниятләребез дә бар”, ди Фәнир әфәнде.

Фән Вәлиәхмәтов
Фән Вәлиәхмәтов

Бик матур итеп төзелгән бинаны тантаналы ачып, кызыл тасманы кискәч, кунаклар эчкә узды. Анда зур булмаган тамашалар залы да бар. Райондагы татар сәнгатькәрләре катнашлыгында матур мәдәни програм тәкъдим ителде. Киләчәктә дә биредә төрле әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар оештырылачак.

Яңа милли үзәкнең ачылуы белән килгән кунаклар да котлады. Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, “Рамазан” төрки милли- агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов, танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов әлеге тарихи-мәдәни үзәкнең ачылуын төбәк татарлары өчен үтә дә әһәмиятле булуын әйтеп, аның киләчәктә гөрләтеп эшләвен теләде.

Айгөл Корбанова балалар белән җыр дәресе алып бара
Айгөл Корбанова балалар белән җыр дәресе алып бара

Тарихи-мәдәни үзәктә кунаклар музей бүлмәсе белән дә танышты. Аннан соң балалар шөгыльләнә торган белем алу, җыр-биюгә өйрәтү бүлмәсенә үттеләр. Биредә Айгөл Корбанова апалары балаларга ана телен дә өйрәтә, җырлау серләренә дә төшендерә. Ул үзе район мәдәният йортындагы “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбленә дә җитәкчелек итә. Балаларны милли җырларыбыз аша ана теленә өйрәтү тагын да җиңелрәк һәм үтемлерәк, ди Айгөл ханым.

"Җидегән йолдыз" ансамбле чыгыш ясый
"Җидегән йолдыз" ансамбле чыгыш ясый

Туймазы районы республикадагы саф татар төбәкләренең берсе. Күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә, икенче урында – урыслар, бераз күләмдә башка милләт вәкилләре дә яши. Авылларда халык исемен йөртүче татар театрлары һәм фольклор, вокаль ансамбльләр эшләп килә. Ләкин райондагы милли тормыш үзәгендә кайнаучылар әйтүенчә, аларда яшьләрнең азрак катнашуы күңелне кыра. Татар мәктәпләренең кими баруы, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең кыскартылуы нәтиҗәсендә ана телен камил белүчеләр дә азая. “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге кебек милли учаклар ишәйсә һәм аларга яшьләрне күбрәк җәлеп иткәндә, милләт балаларында үз халкың белән горурлану да артыр иде, ди яңа башлангычка нигез салучы Фәнир Галимов.

Фәнир әфәнде берничә ел инде Кандракүл буенда татар балаларының “Сәләт” аланын оештыра һәм финанслый. Ул балалар быел җәй Төмәнәк авылы янындагы искитмәле матур урман буенда төзелеп бетеп килүче “Бабай утары” исемле ял урынында урнашачак. Шушында ук июль аенда Ык буе төбәкләре катнашлыгында зур сабантуй да оештырылачак. Анда Татарстан республикасыннан, Ульян һәм Оренбур өлкәләреннән дә кунаклар көтелә.

XS
SM
MD
LG