Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәк сугышчылары башлыгы үтерелде


Пакстан рәсмиләре Үзбәк ислам хәрәкәте башлыгы Таһир Юлдашның үтерелүен алга сөрә. Aның үлүе, төбәктәге сугыш хәрәкәтенә тәэсире зур булачак дип исәпләнә.

Пакстан дәүләт иминлек рәсмиләре, Үзбәк дини сугыш хәрәкәте башлыгы Таһир Юлдашның август ае ахырында булган ракета һөҗүмендә үтерелүен алга сөрде. Алар бу турыда җирле һәм халыкара мәгълүмат чараларына сөйләде.

Шулай да Пакстан хәрби сүзчесе Генераль Атар Аббас, Юлдашның үтерелүе турында хәбәрләр булса да, әлегә моны расларлык дәлил, яисә шаһитләр табылмады, диде.

Әл-Каидә һәм Талибан кебек сугыш төркемнәре белән җитди бәйләнеше булган Үзбәк сугыш башлыгы Юлдашның үтерелүе, Көньяк һәм Үзәк Азиядәге сугышчыларны туктатуда зур өлеш кертә ала.

Август ае башларында Пакстанның Әфган чигенә якын Вәзиристанда булган АКШ һава һөҗүмнәрендә Юлдашның төп якташы һәм Пакстандагы Талибан җитәкчеләреннән Байтулла Мәсудның үтерелүе белдерелгән иде.

Көньяк Вәзириустаннан бер Пәштун журнаслисты, күзләү идарәсе һәм җирле чыганакларга таянып биргән хәбәрендә төбәккә булган ракета һөҗүмнәрендә Юлдашның авыр яраланган булуын әйтте.

Әлеге мәгълүматкә өстәп ул, Юлдаш белән бергә башка мөһим сугыш башлыкларының да үлүе турында әйтте:

"Күзләү идарәсе ясаган белдерүдә, җирле Талибан башлыгы Нур Ислам, Абдуллаһ һәм тагын бер кеше һава һөҗүмендә яраланган. Юлдашның һөҗүмдә төрле җәрәхәтләр алуу һәм шулай ук аяк белән кулын югалтуы белдерелде. Ләкин Пакстанда югары Талибан башлыкларыннан Кари Хөсәен бу хәбәрне кире кага", диде ул.

Моннан элек тә Юлдашның үлгән булуы турында хәбәрләр таралган иде. Ләкин соңыннан аның видео һәм аудио чыгышлары дөнья күрде. Бу аның үлү хәбәрләренең дөрес булмавын күрсәтү өчен эшләнде. Игътибарны җәлеп иткән нокта исә, быел Юлдаш һәр елдагыча Рамазан ае башланыр алдыннан чыгыш ясамады һәм бәйрәм белән котлавы күрелмәде.

Юлдаш харизматик сугыш башлыгы буларак тасвирлана иде. Ул 2001 елдан бирле Үзбәк Ислам хәрәкәтен җитәкли.

Пакстан журналисты һәм Төбәк белгече Әхмәт Рәшит, Юлдаш турындагы соңгы белдерүләрнең Көньяк Азиядәге сугышчы хәрәкәткә зур тәэсир ясаячагын фаразлый:

"Аның үтерелүе, Американ, Пакстан һәм Үзбәкстан хөкүмәте өчен зур казаныш. Әле җәй аенда гына Әфганстанның Үзәк Азия чигендә Үзбәк Ислам хәрәкәтенә бәйле сугышчы төркемнәр интихар һөҗүмнәрен башлаган иде. Алар Пакстан һәм Әфганстанның чигенә якын җирләрдә урнашкан. Соңгы һөҗүмнәр әл-Каидәнең Үзәк Азия төркемнәре аша Үзәк Азия чигенә таба таралуын туктатты".
XS
SM
MD
LG