Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышлар Youtube-та татарчага өйрәтә. Инглиз телендә



Актаныш яшьләре интернетта уникаль проект башлап җибәрде. Австралия татарлары белән аралашудан илһамланып, гимназия укучылары инглиз телендә татарча өйрәткән беренче видеодәресләр чыгарды.

“Фәрхәт һәм Фәрхәд” кебек татарча интернет проектларның популярлашуыннан соң, яшьләр видеоларның кызыклы һәм күңелле генә түгел, файдалы булуын да тели. Мисал өчен, Актаныш һуманитар гимназиясенең 7-8 сыйныф укучылары интернетта татар теленең видеодәресләрен башлап җибәрде. Дәресләрнең Youtube порталында урын алуы һәм инглиз телендә алып барылуы аларга дөньякүләм аудитория җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.



Татар теленә ихтыяҗ бар

Проектның авторы – гимназиянең инглиз теле укытучысы Рамил Гарипов. “Видеодәресләр төшерү идеясе аларга чыннан да ихтыяҗ булганга күрә барлыкка килде. Безнең гимназия укучылары Австралия татар җәмгыяте вәкилләре белән тыгыз элемтәдә тора. Без алар белән Skype-конференцияләре оештырабыз, сөйләшеп торабыз. Аралашу нәтиҗәсендә инглиз телендә татарчага өйрәткән видеокурслар кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Ни дисәң дә, без бит Татарстанда иң “татар” район саналабыз. Мәктәп җитәкчелеге дә проектны шунда ук хуплады”, дип сөйләде Рамил.

Рамил бу эшкә 7-8 сыйныфтагы дүрт укучысы белән бергә керешкән. Видеодәреснең эчтәлеген, сценариен бергәләп язалар. Бүгенге көндә Youtube-та инде ике чыгарылыш бар. Чираттагысы да якын арада әзер булачак, ди Рамил Гарипов.

Проект авторлары, видеоларда иң элек татарча сөйләшергә өйрәтергә телиләр. Дәресләрнең эчтәлегендә шулай ук татар мәдәнияте турында төрле мәгълүматларга да урын бирелә.

Файдасы ике яклы

Рамил сүзләренчә, әлеге видеодәресләр татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен генә түгел, инглизчәсен шомартырга теләгән татарлар өчен дә файдалы була ала. “Инглизчә белмәгән укучыларыбыз сыйныфташлары төшергән видеоларга карап инглиз телен өйрәнә башладылар инде”, ди Гарипов.

Актаныш укучыларның проекты интернетта беренче түгел. Мисал өчен, Украина башкаласы Киев шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Әнвәр Җиһаншин Русия һәм Европада татарча өйрәнергә теләүчеләргә Skype-та дәресләр үткәрә.

Екатеринбурда яшәгән Индонезия кешесе Мөхәммәд Зәйнүн Нәҗип тә күптән түгел челтәрдә татар теле дәресләрен башлап җибәргән иде. Youtube'тагы видеотасмаларында Нәҗип үзенең татарча өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

XS
SM
MD
LG