Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча җырлаучы әрмән егете


Татарча җырлаучы әрмән егете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00
йөкләү

Татарча җырлаучы әрмән егете


Азатлык радиосы башка мииләт вәкилләре булуга карамастан татар телендә камил сөйләшкән шәхесләр белән таныштыруны дәвам итә.

Узган ел сезне урыс кызы Елена Әнисимова белән таныштырган идек. Елена әле татарча сөйләшеп кенә калмый, Казанның бер гимназиясендә үзе татар теленә өйрәтә.

Азатлыктагы "Мин дә татарча сөйләшәм" шәлкеменең бүгенге кунагы – татарча үз ана телендә кебек иркен сөйләшүче һәм җырлаучы әрмән егете Аршак Алтунян.

Аршак Алтунянга 23 яшь. Тумышы белән Грузиядән, милләте белән әрмән. Аршак гаиләсе 1990 елларда Татарстанга күчеп килгән һәм Биектау районында төпләнеп калган. Дөбъяз мәктәбендә укып үскән әрмән егете татарча яхшы белә һәм телне көндәлек тормышында да актив куллана. Тукай теленә булган хөрмәте һәм бу телгә ихтыяҗ турында Аршак Азатлык хәбәрчесенә сөйләде.

Иртәгә сезне тагын бер кызыклы кунак татар теленә гашыйк булган япон егете белән очрашу көтә.
XS
SM
MD
LG