Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

Икътисадлары алга киткән 20 илнең башлыклары Халыкара валюта фондында реформалар башкару турында килеште.

Дөньяның икътисадлары алда барган һәм тәрәккыят юлына баскан илләрнең "Зур 20-лек җыены" фикер аермалары сәбәпле "йомшартылган" белдерүе белән тәмамланды.

Саммит ахырында чыгыш ясаган АКШ президенты Обама, таләп һәм тәкъдим тигез күләмдә булган очракта гына сәламәт икътисадның дәвам итәчәген, югыйсә тигезсезлекнең кризиска китерәчәге турында кисәтеп, бу хакта чикләүләр кабул итәргә чакырган иде.

Обама: "Кайбер илләрдә җитештерү кирәгеннән артык, кайберләрендә дефицит үсә бара. Сәүдә әйләнешендә таләп һәм тәкъдим арасындагы тигезсезлек икътисади кризиска этәрә. Бу исә глобаль икътисадны җанландыру адымнарына да көчле яный", диде.

АКШ президенты Обаманың Германия һәм Кытай кебек илләрнең күләмнән тыш экспортына билгеле бер чик кую тәкъдиме хупланмады. Икътисади экспортка нигезләнгән Германия һәм Кытай бу тәкъдимгә каршы чыкты.

Германия канцлеры Ангела Меркель: "Сәүдә әйләнешендәге тигезсезлек - таләптән артык экспортка сәяси чикләр кертүнең икътисади бер аңлатмасы юк, сәяси буларак тәкъдимгә чикләү кертү мөмкин түгел", дип әйтте.

Меркель моның урынына ирекле сәүдәне көчләндерергә чакыра.

Сеулда кичке сәгатьләргә кадәр дәвам иткән фикер алышудан соң ясалган уртак белдерүдә, экспортта таләп белән тәкъдим арасындагы тигезсезлек мәсьәләсендә кайбер чаралар билгеләү турында килешенде. Бу вазыйфа "Зур 20лек"нең икътисад министрларына йөкләнде.

Халыкара валюта фондында реформалар


"Зур 20лек" җыенында иң мөһим нәтиҗә Халыкара валюта фондында реформалар кертү мәсьәләсе булды. Җитәкчеләр Кытай һәм тәрәккыят юлындагы башка илләрнең Халыкара валюта фондында көчлерәк вәкиллек итүе тәкъдиме яклау тапты.

IMF-не глобаль икътисади системы дәвам итәчәк һәм тәрәккыятьне ныгытачак көчле оешмага әйләндерү максаты куела.

Акча берәмлеге мәсьәләсе


Саммитта көнүзәк мөһим темалардан берсе - АКШ һәм Кытай алдында торган акча берәмлеге кыйммәтен киметү мәсьәләсе иде. Кытайның мал сатуны арттыру өчен үз акча берәмлеге юаньның кыйммәтен ясалма рәвештә түбән тотуы ризасызлык тудыра.

АКШ Үзәк банкының базарга 600 миллиард доллар акча чыгаруын белдерүе Кытайда гына түгел, бик күп илдә тәнкыйть уята.

Җитәкчеләр саммит нәтиҗәләрендә акча берәмлеген ясалма рәвештә түбән тотудан чикләнү кирәклеге фикерендә килеште. Алар глобаль икътисади кризисның тәэсире әле дә дәвам итә дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG