Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Керәшеннәр аерым милләт”


Алдагы елда узачак халык санын алуларга әзерлек уңаеннан Башкортстан телевидениесе “агарту” эшләрен башлады. Анда татар районнары буенча тапшырулар оештырыла. Ул район вәкилләре авызыннан үзләренең башкорт булулары, ялгышлык белән генә татарлашуларын әйттерәләр.

Мондый “агарту”лардан хәтта керәшен татарлары да читтә калмый. Тик алардан башкорт ясау түгел, ә татардан аерып аерым милләт итү сәясәте үткәрелә. Мәсәлән, Башкортстан телевидениесенең 25 ноябрь узган Яңалыклар тапшыруында керәшен татарлары күпләп яшәгән Бакалы районы турында сюжет булды.

Анда район вәкилләре үзләренең татар булмаулары, ә керәшен милләте вәкилләре икәнлекләрен сөйләделәр. Халыкны шулай язылырга чакырдылар.



XS
SM
MD
LG