Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес үзбилгеләнгән Кырым хөкүмәтенә Ислямов һәм Смирновны тәкъдим итте


Кырымтатар халкының мәҗлесе сишәмбе үткән утырышта Кырымның үзбилгеләнгән хөкүмәтенә ике кешене тәкъдим итте.

Эшмәкәр, ATR телеканалы хуҗасы Ленур Ислямовны министрлар советы рәисенең беренче урынбасары итүгә ризалыгын бирде, мәҗлес рәисенең урынбасары Заур Смирновны милли эшләр һәм золымга дучар булган ватандашлар комитеты рәисе итеп тәкъдим итте.

Мәҗлеснең бу утырышта кабул иткән карарына күрә, хөкүмәткә тәкъдим ителгәннәр эшчәнлеге нәтиҗәсендә алга таба да хөкүмәт оешмаларындагы урыннарга кырымтатарлардан тәкъдимнәр булачак.

“Алар сәясәтчеләр түгел. Алар кырымтатарларының төпләнү мәсьәләсен хәл итәчәк, сәяси йөкне үз өсләренә алмаячак. Бу йөк мәҗлес һәм корылтай өстендә кала”, дип белдерде Кырымтатар мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров.

Мәҗлес шулай ук хөкүмәттәге вәкилләренә кырымтатарларны урнаштыруга багышланган эшләре турында атна саен хисап биреп тору таләбе дә куйды.
XS
SM
MD
LG