Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык Корылтае урамда үтә


Бүген Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең юбилей Корылтае булырга тиеш иде. Химиклар мәдәният сараен алдан сөйләшеп һәм түләп куйсалар да, Корылтай делегатларын һәм кунакларын анда кертмәгәннәр, дип язды Facebook-ка Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

Аңа Казаннан хәбәр иткәннәр. “Корылтай урамда үтә, аларны ОМОН, полиция машиналары чорнап алган. Корылтайга Казаннан, Мәскәүдән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Екатеринбур, Яшел Үзән, Уфадан, Татарстанның күп районнарыннан, Себер-Урал төбәкләреннән күпләгән татар милләтчеләре килгән. Шулай ук Казаннан татар галимнәре, тарихчылар, язучылар килгәнлеген дә әйттеләр. Хәзер урамда Корылтай карарлары укыла.

Татар иҗтимагый үзәге моннан 25 ел оешкан иде. Аның ярдәме һәм тырышлыклары белән, Татарстан дәүләт суверенитеты яулап алды, йөзләгән татар мәктәпләре, мәчетләр ачылды. Соңгы вакытта Татар иҗтимагый үзәге, татар милләтчеләре зур авырлыклар кичерә - аларны утыра торган биналарыннан чыгардылар, туктаусыз мәхкәмә юлларында йөртәләр, инде хәзер юбилей Корылтайларын да урамда үткәрергә мәҗбүрләр. Үз халкын, татар зыялыларын, милли хәрәкәтне шушы хәлдә калдырган Татарстан җитәкчелегенә оят һәм хурлык! Алар бу эшләре өчен халык алдында да, тарих алдында да җавап бирергә тиешләр!”, дип белдерә Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG