Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә төрмә җитәкчелегенең Толоконниковага карата шикаятен кире какты


Норильски мәхкәмәсе Мордовия төрмәсе башлыгы урынбасары Юрий Куприяновның шикаятен кире какты.

Надежда Толоконникова төрмәдә кол дәрәҗәсендә хезмәт итүләре турында хат язган иде. Куприянов бу белдерүне кире кагу һәм үзенә рухи зыян өчен 500 мең сум компенсация түләү таләбе куйды. Мордовиядәге 14-нче санлы мәхкәмә дә нәкъ шундый ук шикаять язды. Норильски мәхкәмәсе бу ике шикаятьне дә кире какты.

Сентябрь аенда Толоконникова Куприянов үтерү белән яный дип, ачлык игълан иткән иде һәм башка төрмәгә күчерү таләбе куйды. Җырчы шулай ук ачык хат язды, анда төрмәдәгеләрнең коллар дәрәҗәсендә эшләгәннәрен тасвирлады. Аның бу сүзләрен хокук яклаучылар да раслады. Толоконникова адвокаты төрмә җитәкчелегенә карата җинаять эше ачу тәкъдиме белән дә чыкты. Әмма Русия тикшерү комитеты бу шикаятьне кире какты.

Коткаручы Гайсә чиркәвендә Путинга каршы панк-гыйбадәт башкарган өчен Мордовия төрмәсенә ябылган Толоконникова узган елның декабрендә ярлыканып иреккә чыкты.
XS
SM
MD
LG