Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов Кырымтатар җитәкчеләрен ярымутрауга кертү шартларын әйтте


Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров һәм Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевка Кырымга керүне тыйган карар үзгәртелергә мөмкин, әмма моның өчен әлегә бернинди дә сәбәпләр юк. Бу хакта журналистларга Кырым премьер-министры Сергей Аксенов белдерде.

"Бу тормышта уңай җимешләрен бирә калса бөтен әйбер дә киредән каралырга мөмкин", диде Аксенов. Шул ук вакытта ул кырымтатар җитәкчеләре үз карашларын үзгәртми торып моңа өметләнергә кирәк түгеллеген әйтте.

"Әлегә безнең күрүебезчә, Мостафа Җәмилев үз хәрәкәтен үзгәртмәде, ул көнбатыш махсус хезмәтләренә, бигрәк тә американнарга тулысынча буйсына. Аның төптән куйган максатлары бар. Безгә монда болгатып ятучылар кирәкми", диде ул.

Билгеле булганча, элегрәк Кырым хакимияте Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилевны ярымутрауга биш елга кертмәү карарын чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG