Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында сепаратистлар украин ныгытмаларын утка тотуны дәвам итә


Украина көнчыгышында хәл кискен булып кала. Узган төндә сепаратистлар украин ныгытмаларын утка тотуын дәвам итте. Барлыгы өч хәрби һәлак булган һәм 12се яраланган.

Җомгага каршы төндә украин хәрбиләре контрольдә тоткан Донецки һава аланына ут ачтылар. "Сепаратистлар Райгородок, Старая Краснянка, Довжанский авылларына атты", диде "Информационное сопротивление" төркеме башлыгы Дмитрий Тымчук.

Донецки хакимияте һава аланы тирәсендә атышлар баруын әйтә. Ул җирдә җәмәгать транспорты йөрүе туктатылган.

Алдагы көнне Лугански өлкәсендә күмерчеләрне эшкә илтә торган автобус утка тотылган. Барлыгы биш кеше үлгән, уннан артыгы яраланган.

XS
SM
MD
LG