Accessibility links

Кайнар хәбәр

Утка тотудан һәлак булучы фәлестиннәрнең саны 800дән артты


Газзә чигендәге Израил хәрбие. 21 июльдәге фото
Газзә чигендәге Израил хәрбие. 21 июльдәге фото

Израил хәрбиләренең Газзәдәге ХӘМӘС кораллы төркемнәренә каршы операциясе башланганнан бирле һәлак булучыларның саны 800дән артты. Аларның күбесе балалар һәм хатын-кызлар.

Фәлестин ашыгыч хезмәт вәкиле Әшрәф Әл-Кодр сүзләренчә, җомгада Дәер-әл-Балах шәһәрендә һавадан бомбалау нәтиҗәсендә ике фәлестин хатын-кызы һәлак булган.

Пәнҗешәмбедә израилләр аткан снаряд БМО оештырган сыену урынына төшеп, Газзәдә 15 фәлестинле үтерелгән, 200ләп кеше яраланган. Көч кулланудан качып анда йөзләрчә кеше яшеренгән булган.

Пәнҗешәмбедә фәлестиннәр Израил операциясенә протест йөреше үткәрде. "Би-би-си" хәбәр итүенчә, 10 меңгә якын кеше Рамалладан Көнчыгыш Иерусалимга таба барган. Израиль хәрбиләре белән бәрелештә өч кеше һәлак булган, йөзгә якын кеше яраланган.

Израил 8 июльдә, фәлестиннәр ягыннан ракета атуга җавап итеп, хәрби операция башлады. Израил ягыннан 35 хәрби хәлак булган дип белдерелә.

Русия мөселманнары фәлестиннәргә теләктәшлек белдереп, бу кан коюны туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG