Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинадан сөт ашамлыкларын кертүне тыйды


Русия Украинаның Roshen ширкәте шоколадларын кертүне 2013 елда тыйды
Русия Украинаның Roshen ширкәте шоколадларын кертүне 2013 елда тыйды

Русия 28 июльдән башлап Украинада җитештерелгән азыкны контроль кимүе сәбәпле сөт һәм сөт ашамлыкларын илгә кертүне тыйды. Русиянең Авыл хуҗалыгы товарларын контроль итү идарәсенең матбуган вәкиле, Украинаның сөт ашамлыкларында югары дәрәҗәдә антибиотик һәм бактерия табылды, дип белдерде.

Украина Европа Берлеге белән ирекле сәүдә килешүе имзалаганнан бирле Мәскәү белән Киев арасында алыш-биреш кими.

Русия элек тә Мәскәүдән читләшеп Европа Берлеге белән тыгызрак сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга теләгән илләргә сәүдә чикләүләре кертә иде. Узган атнада Русия Молдовадан ит һәм җиләк-җимешне тыйды. Молдова Европа Берлеге белән килешүне июнь аенда имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG