Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия һәм Шотландия министрлары Русиядә Британия елы чараларына бармый


Британия һәм Шотландия хөкүмәтләре Русиядә Британия елын уздырудан баш тарткан, дип хәбәр итә Британия мәгълүмат чараларына сылтау ясап Интерфакс.

Әлеге карар Кырым аннексиясе һәм Русиянең Украинага карата позициясе сәбәпле кабул ителгән. Донецки өлкәсендә "Боинг" очкычы һәлакәтеннән соң Русия белән Британия арасында мөнәсәбәтләр тагын да начарайды.

Британия һәм Шотландия мәдәният министрлары Мәдәният еллары кысаларында үтәргә тиешле бер чарага да бармаячакларын белдерде, әмма чаралар алдан билгеләнгәнчә үтә, диелгән хөкүмәт белдерүендә.

Шотландиядә быел Петербурдан рәссамнар һәм язучылар булып китте. Тиздән Чехов исемендәге халыкара театр фестивале белән Эдинбург фестивальләре уртак проекты чыгарга тора.

2014 елны "мәдәни алмашу" елы итеп уздыру карарын Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары 2013 елда кабул иткән иде. Барлыгы ел дәвамында 500ләп уртак чара уздыру планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG