Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Бакчасарайга 100 миллион сумлык ярдәм күрсәткән


Ильми Умеров
Ильми Умеров

Кырымның Бакчасарай хакимияте башлыгы Ильми Умеров үз районының "Татарстан кулы астына эләгүеннән" кәнәгать. Азатлыкның "Qirim.Aqiqat" сәхифәсенә әңгәмәдә ул Татарстаннан килгән ярдәм һәм киңәшләр турында сөйләде.

"Районда су торбаларын алыштыруга 12 миллион, коелар казуга 15 миллион, быелгы уңышларын кырау төшүдән югалткан фермерларга 10 миллион сум җибәрелде. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларына 10 миллионлык төзелеш материаллары һәм буяулар җибәрелде. Бакчасарай тарихи-мәдәни комплекста эшләүчеләрнең хезмәт хакларын түләргә күптән акча юк иде, Татарстан аларга бурычны түләргә дип ике миллион бирде. Татарстанга алар хисабына авыруларны дәваларга җибәрә башладык. Барысын да акчага санасак ярдәм 100 миллион сумнан артты", диде Умеров.

Бакчасарайда тормыш "аннексиягә кадәр" һәм "аннексиядән соңгы" чорларга бүленгән. Тыштан үзгәрешләр бик күренмәсә дә, эчтәлеге нык үзгәргән.

"Өстәлгә яткан һәр документ "Русиянең фәлән кануны нигезендә" дип башлана. Русия - ябык полиция дәүләте. Биредә үз фикереңә урын юк, булса да аны кычкырып әйтеп булмый, ялгыш әйтелгән һәр сүз өчен җитди җәза каралган. Украинаның хокукый киңлекләрендә без иреккә өйрәнгән идек", диде Бакчасарай хакимияте башлыгы Ильми Умеров.

Майда Бакчасарай район администрациясе каршында Татарстаннан китерелән агачлардан "Дуслык аллеясы" утыртылды.

Аннексиядән соң Татарстан Бакчасарай, Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG