Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Татар яшьләре форумы "Культура" каналына ярдәм тәкъдим итте


Бөтендөнья Татар яшьләре форумы Русия телевидениесенең "Культура" каналында татар теленә өйрәтүче тапшырулар шәлкемен әзерләргә үз ярдәмен тәкъдим итте. Бу хакта оешма кабул иткән мөрәҗәгатьтә әйтелгән.

Яшьләр "Культура" каналының популярлыгы һәм халык арасындагы абруе турында яза, кызыклы тапшырулар өчен канал җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерә. Аеруча яшьләр күңеленә чит телләрне өйрәтүче "Полиглот" тапшыруы хуш килгән. Бөтендөнья Татар яшьләре форумы шул тапшыру өчен татар теленә өйрәтүче шәлкемне әзерләргә тәкъдим итә.

"Билгеле булганча, Русиядә татар теле русчадан соң иң күп кулланылган тел. 2010 елгы җанисәптә 4.2 миллион кешенең татарча сөйләшкәне ачыкланды. Алар арасында 360 меңләп башкорт, 110 меңләп рус, шулай ук чуаш, мари, удмурт һәм мукшыларның булуы билгеле. Татар телендә яшьләр сөйләшә. Татар теле җәмгыять үсешенә яраклашкан динамик тел. Төрки милләтләр өчен аңлашылган татар теле халыкара аралашу теле дип санала", диелгән яшьләр мөрәҗәгатендә.

Русиянең һәр төбәгендә татарлар яшәвен һәм аларның төрле сәбәпләр аркасында ана телен белмәүләрен, әмма өйрәнергә теләүләрен исәпкә алып, яшьләр "Полиглот" тапшыруының бер шәлкемен татар телен өйрәнүгә багышларга тәкъдим итә һәм бу эшкә үзләренең дә катнашу теләге булуларын белдерә.

XS
SM
MD
LG