Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Петербур солдат аналары" оешмасы "чит ил агенты" исемлегенә кертелгән


"Петербур солдат аналары" һәм "Мәгълүмат иреге тәррәкыяте институты" хокук яклау оешмалары Минюст карары белән "чит ил агенты" исемлегенә кертелгән.

"Петербур солдат аналары" оешмасына Русия президентының кеше хокуклары әгъзасы Элла Полякова җитәкчелек итә. Ул Украина көнчыгышында йөздән артык Русия хәрбиенең һәлак булуын, кимендә 300 хәрбинең яралануы турында белдергән иде.

Июнь аенда Минюст Русиядәге 10 оешманы, шул исәптән "Голос", "Агора" ассоциацияләрен, "Дон хатын-кызлар берлеге"н, "Мемориал" хокук яклау үзәген дә "чит ил агенты" исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG