Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Кырым аннексиясен хуплаучылар кими


"Левада" фикер белешү үзәге оештырган соңгы сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Русиянең Кырым аннексиясенә шатланган кешеләр саны дүрт ай эчендә 23%тан 16%ка кадәр кимегән.

Март аенда Русия хөкүмәтенең бу гамәлен 47% кеше хуплаган булса, хәзер ул сан 40%. "Гаделлек торгызылды" һәм "илебез белән горурланабыз" диючеләрнең саны шул ук калган (37%). Шулай ук аннексияне хупламаган һәм аннан оят булганнарның саны да үзгәрмәгән (9%).

Кырымның Русиягә "керүен" финансларга теләүчеләр саны кимегән. Мартта сораштыруда катнашкан халыкның 19% Кырымга ярдәм итәр өчен үз керемнәрен кыскартырга әзер булмаганнарын белдергән булса, бу юлы 28% үз кесәләреннән акча "бирмәячәкләрен" әйткән.

"Левада" бу сораштыруны Русиянең 46 төбәгендә, 134 шәһәр һәм авылда уздырган, анда 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG