Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Лугански өлкәсендә Украина ныгытмаларына Русия ягыннан ут ачылган"


Террорга каршы операция харитасы. 2 сентябрь 2014
Террорга каршы операция харитасы. 2 сентябрь 2014

Сишәмбегә каршы төндә Украинаның Лугански өлкәсендәге Победа авылы тирәсендәге Украина хәрбиләре ныгытмаларына Русия ягыннан ут ачканнар. Бу хакта Украинаның иминлек һәм саклану шурасы вәкиле Андрей Лысенко брифингта белдерде.

Лысенко шулай ук Донецки өлкәсендәге алты, Лугански өлкәсендәге дүрт авылда Русия хәрбиләренең булуы турында әйтә.

Украинаның көнчыгышындагы сугышларда соңгы тәүлекләр эчендә Украинаның 15 хәрбие һәлак булган, 49 хәрби яраланган. Лысенко сүзләренчә, сепаратистлар ягыннан югалтулар 50 кеше һәм берничә хәрби техника юк ителгән.

Мариуполь янында сепаратистлар сишәмбе төнендә украина чик сакчылары ныгытмаларын өч тапкыр утка тоткан. Бер чик сакчысы һәлак булган, өчәү яраланган. Сепаратистларның күпме һәлак булуы турында әйтелми.

Украина хәрбиләренең баш фатиры Мариопльдә яшәүчеләр арасыннан теләк белдергәннәрне партизан төркемнәренә туплый, ныгытмалар корыла. Бу хакта УНИАН хәбәр агентлыгы белдерә.

Иловайски янында Украинаның 11 солдаты чоганыштан чыккан. "Донбасс" батальоны командиры аларның барсының да госпитальгә китерелгәнлеген әйтә. 29 август көнне чолганышта калган бу урыннан барлыгы 200ләп солдат чыга алган. Һәлак булучылар һәм әсир итеп алынучылар турында төгәл саннар юк.

XS
SM
MD
LG