Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Добродеев «ВКонтакте» җитәкчесе булды


Русиядә танылган «ВКонтакте» социаль челтәренең җитәкчесе итеп Борис Добродеев билгеләнде. Ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Добродеев стратегияне булдыру, финанс һәм коммерция эшчәнлеген күзәтәчәк.

Социаль челтәрне булдыручы Павел Дуров апрельдә җитәкче вазифасыннан киткәннән соң, әлеге урын буш булды.

Русия бизнесмены Алишер Усмановка караган Mail.ru Group интернет-холдингы бу атнада «Вконтакте»ның бердәнбер хуҗасы булды.

XS
SM
MD
LG