Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума чит ил вәкилләренең Русия массакүләм мәгълүмат чараларына катнашлыгын киметмәкче


Русия дәүләт думасы 23 сентябрьдә Русия массакүләм мәгълүмат чараларында чит ил капиталының күләмен 50%тан 20%ка кадәр чикләүне күздә тоткан канун өлгесен беренче укылышта караячак.

Русия дәүләт думасы спикеры Сергей Нарышкин белдерүенчә, әлеге канун булдыруның максаты – дәүләт суверенитетын яклау.

Канун өлгесен КПРФ, ЛДПР һәм «Гадел Русия» фракцияләре вәкилләре тәкъдим итте. «Бердәм Русия» җитәкчелегендә бу инициативаны хупладылар.

Канун өлгесенә кертеләчәк үзгәрешләргә күрә чит дәүләт, халыкара оешма, чит ил ватандашы, чит илгә катнашы булган Русия юридик заты, башка ил ватандашы булган русияленең массакүләм мәгълүмат чарасында 20% һәм аннан да күбрәк капиалга ия булырга тиеш түгел. Әгәр бу таләпләр үтәлмәсә, 2017 елның 1 гыйнварына массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге туктатылачак.

Бу инде чит ил ватандашларын массакүләм мәгълүмат чараларына катнашлыгын чикләргә тырышуның беренче очрагы түгел. Узган елны депутат Евгений Федоров чит ил финанслары кергән басмаларны чит ил агентларына тиңләргә чакырган иде, әмма бу үзгәрешләрне Дума караудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG