Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимовны кешеләрне кушып үтертүне оештыру эше нигезендә тикшерәчәкләр


Якын арада «Башнефть»ның элекке җитәкчесе, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовка карата ачылачак җинаять эшләре артырга мөмкин. Тикшерүчеләр аның бизнесменнарны үтертүгә боерык бирү мөмкинлеге турындагы мәгълүматларны тикшерә. Башкортстанның элекке сенаторы, гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән Игорь Изместьев хәзер нәкъ шундый аңлатмалар бирә.

Элекке сенатор мәгълүматларына таянып, тикшерү комитеты инде дәүләт акчасын туздыру һәм «Башнетфь»ны сату нигезендә акча юу нигезендә Урал Рәхимов, бизнесмен Левон Айрапетян һәм «Система» ширкәте җитәкчесе Владимир Евтушенковка карата җинаять эше ачты.

2010 елны гомерлек төрмәгә хөкем ителгән экс-сенатор Изместьев инде берничә ай дәвамында Мәскәү СИЗОсының махсус блогында тотыла. Ул анда Соликамскиның «Аккош» төрмәсеннән китерелде. Изместьев актив рәвештә Урал Рәхимовка каршы аңлатмалар бирә.

«Сорау алу барышында Изместьев кушып үтертүне оештыручы түгеллеген, бары катнашучы булуын гына белдерде. Җинаять өчен акчаларны ул Урал Рәхимовтан алып җинаять төркеме башлыгы Сергей Финагинга(Фин)га тапшырган», дип сөйләде «Известия»гә хокук саклау оешмаларындагы чыганак.

XS
SM
MD
LG