Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко рәсми сәфәр белән АКШта


Украина президенты Петр Порошенко рәсми сәфәр белән АКШка килде. Ул президент Барак Обама белән очрашыр һәм Конгресс алдында чыгыш ясар дип көтелә. Програмда шулай ук АКШ вице-президенты Джозеф Байден, Вәкилләр пулаты спикеры Джон Бейнер, Дәүләт секретаре Джон Керри белән очрашу каралган.

17 сентябрьдә Порошенко Канада да булды. Сәфәр барышында Украинага 200 миллион доллар кредит бирү турында килешү имзаланды. Аның шарты булып Канаданың әлеге акчаның нәрсәгә тотылачагын контроль итү. Украина бурычны биш ел дәвамында кайтарачак.

Канада премьер-министры Стивен Харпер аның иле киләчәктә дә Украина хөкүмәтен яклаячагын һәм Кырымның Русиягә кушылуын беркайчан да танымаячагын әйтте.

Канада генерал-губернаторы Дэвид Джонстон Порошенко белән очрашуда Канаданың Донецки һәм Лугански өлкәләрен сугыштан соң торгызуда катнашырга әзерлеген белдерде. Шулай ук уо югары технологияләр, энергетика һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG