Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин тыелган дини китаплар исемлеген яңадан карап чыгарга чакырды


Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсенең бүген узган VI корылтаенда оешманың исеме Русия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе дип үзгәртелде һәм бердәнбер намзәт Равил Гайнетдин аның рәисе итеп сайланды.

Гайнетдин оешманы 1994 елда төзелгәннән бирле җитәкли. Корылтай биш елга бер уза.

Үз чыгышында Равил Гайнетдин Русиядә тыелган дини китаплар исемлеген яңадан карап чыгу кирәклеге турында белдерде.

"Тыелган китаплар арасында дөньякүләм танылган хезмәтләрнең булуы турында күптән әйтеп киләбез, әмма безне тыңлаган, безнең белән киңәшләшкән кеше юк", диде Гайнетдин.

Аның сүзләренә караганда, проблема 2013 елда Новороссийски шәһәре Октябрски районы мәхкәмәсенең азәри фәлсәфәчесе Эльмир Кулиевның Коръәнне рус теленә тәрҗемәсен "экстремистик" дип тапканнан бирле тирәнәя бара.

"Кайсы китапның зыянлы, кайсысының файдалы икәнен гарәп хәрефләрен дә танымаган исламофоблар түгел, дин белгечләре хәл итәргә тиеш", дип белдерде Русия мөселманнары җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG