Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрби хезмәтендәге мөселманнар өчен китап чыкты


Русия хәрби көчләрендә хезмәт иткән мөселманнар өчен "Мөселман догалары" исемле яңа китап чыкты. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә аның беренче нөсхәләре Үзәк хәрби бүлгәдә, аерым алганда Свердлау өлкәсендә таратылган.

Русия мөселманнарының Азия өлеше диния нәзарәтенең Урал төбәге идарәсе башлыгы Альфрид Мостафин сүзләренә караганда, китапчыкта биш тапкыр намаз кагыйдәләре һәм хәрби хезмәт вакытында дин тоту турында мәгълүмат бирелгән.

Русия гаскәрендәге дин тоткан хәрбиләр белән эш итү бүлеге башлыгы Борис Лукичев сүзләренә караганда, дини хәрбиләрнең 20% мөселманнар, 70% православлар.

XS
SM
MD
LG