Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең күпчелеге чит илгә чыгуны тыю мөмкинлегенә каршы


Украинадагы хәлләр сәбәпле, Көнбатыш белән киеренке мөнәсәбәтләргә бәйле, русияләрнең яртысы рәсми җитәкчеләрнең халыкның чит илгә чыгуын тыя башларга мөмкинлеген кире какмый һәм моңа каршы чыга.

“Левада-үзәге” уздырган фикер белешү нәтиҗәсендә, сораштырылган халыкның 55% ирекле хәрәкәт итү һәркемнең хокукы һәм Русиядән чыгуны тыю ярамый дип саный. Шул ук вакытта 30%ка якыны хокук саклау оешмаларында эшләүчеләргә һәм хакимияттәге түрәләргә чит илгә чыгуны тыю дөрес дигән фикердә.

“Левада-үзәге” җитәкчесе урынбасары Алексей Гражданкин сүзләренчә, чит илгә чыгуны чикләүне хуплаучыларның күпчелеге белем дәрәҗәсе һәм кереме түбән булучылар һәм кечкенә калаларда һәм авылларда яшәүчеләр.

Гражданкин әйтүенчә, русияләр арасында чит илгә чыгу мөмкинлеге булучылар алай күп түгел. Халыкның өчтән бер өлешендә генә чит ил паспорты бар.

Сәясәт белгече Михаил Виноградов чит илгә чыгуны чикләү мөмкинлеге хакимиятнең төп таянычы булган һәм сәясәткә катнашмаган кешеләрнең кәефенә нык тәэсир итәчәк.

XS
SM
MD
LG