Accessibility links

Европа Берлеге кырымтатарларга басымга тәнкыйть белдерде


Европа Берлегенең тышкы эшләр шурасы дүшәмбе көнне Люксембургтагы утырышында аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары торышына һәм аерым алганда кырымтатарларга булган басымга борчылу һәм тәнкыйть белдерде.

"Шура ярымутрауда кеше хокукларының бозылуын, кырымтатар халкы вәкилләрен куркыту, урлау, җәзалау һәм үтерү, Мәҗлесне бинасыннан куып чыгару һәм активистлардан сорау алуны тәнкыйтьли", диелгән шура кабул иткән документта.

Европа Берлеге Кырымда Русия кануннары нигезендә 14 сентябрь узган сайлауларны танымады.

Кырымтатарларга басымның артуын кеше хокуклары оешмалары да белдереп килә.

БМОның Украинада кеше хокуклары турындагы соңгы хисабында Кырымда вазгыятьнең начарлануы турында әйтелгән иде. Анда кырымтатарларга басым очраклары турында аерым язылган.

БМО кеше хокуклары идарәсе Кырым һәм Русия хакимиятләренең кырымтатарларга басым ясауны туктатуын, Кырымда яшәүче барлык милләтләрнең хокукларын саклавын таләп итә.

XS
SM
MD
LG