Accessibility links

Кар чистартучы машина йөртүчесе Внуковода һәлакәт турында сөйләде


Владимир Мартыненко (уңда) адвокаты Александр Карабанов белән
Владимир Мартыненко (уңда) адвокаты Александр Карабанов белән

Внуково һава аланында булган очкыч казасында гаепләнгән кардан чистартучы машинада эшләгән кеше Тикшерү комитеты сорауларына җавап биреп, очкыч юлына очраклы рәвештә ялгыш чыкканын белдерде. Якын килүче очкычны ул машина тавышы һәм карыңгы булуы сәбәпле ишетмәгән һәм күрмәгән.

Машина йөртүчесе 60 яшьлек Владимир Мартыненко кичә кулга алынды. Ул Внуково һава аланында 10 ел эшләгән. Тикшерү комитеты Мартыненко "эш вакытында исерек иде", дип белдерде. Адвокаты аның йөрәге авыруы сәбәпле бөтенләй эчмәгәнен әйтте. Хезмәткәрнең аек булуын һава аланы табиблары да раслады.

Мартыненко үз гаебен танымый. Иртәгә мәхкәмә утырышында аңа гаепләү белдереләчәк.

Казаны тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Һәлакәтнең сәбәпләре шулай ук очучылар, диспетчерлар хатасы һәм начар һава шартлары да була ала.

Тикшерүне 2010 елда Смоленски янында казага очраган Лех Качиньский утырган очкыч һәлакәтен тикшергән Михаил Гуревич алып бара.

Лех Качинскийның туганы Ярослав Качинский Дәүләтара авиация комитетының тикшерү нәтиҗәләрен кире кагып, "бер яклы һәм дәлилләнмәгән" һәм "Польшаны мыскыл итү" дип бәяләгән иде.

Смоленски янындагы казада ул вакыттагы президент Лех Качиньский җитәкчелегендә рәсми төркемнең барсы да – 96 кеше үлде. Алар Катыньга матәм чараларына юл алган иде.

XS
SM
MD
LG