Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү "Рус маршына" рөхсәт бирмәде


Мәскәүнең Люблино бистәсе, 2010 елның 4 ноябре
Мәскәүнең Люблино бистәсе, 2010 елның 4 ноябре

Мәскәү хакимиятләре 4 ноябрь көнне "Рус маршын" уздырырга рөхсәт бирмәде, дип хәбәр итте "Русские" хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Демушкин. Аның сүзләренә караганда, мэрия йөреш уздыру мөрәҗәгатен аның өчен берничә юл тәкъдим ителгән булганга кире каккан. Мәскәү хакимиятләреннән бу хакта әле аңлатма булмады, әмма Демушкин Мәскәүдә йөреш барыбыр үтәчәк, дип белдерде.

Рус милләтчеләре Мәскәү идарәсенә 21 октябрь тапшырган мөрәҗәгатьтә йөреш өчен дистәдән артык маршрут тәкъдим ителгән иде. Элекке елларда бу чараның үзәктә оештырылуы тыелды.

Милләтчеләр йөрешләре Русиядә 2005 елдан бирле үтә.

XS
SM
MD
LG