Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров кырымтатарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакыра


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров оккупацияләнгән Кырымда кеше хокукларына каршы җинаятьләр өчен тулысынча Русия гаепле, дип белдерде.

10 декабрьдә билгеләнәчәк Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан Чубаров кырымтатарларны үз хокуклары өчен көрәшергә чакырып шундый белдерү белән чыкты.

"Бу истәлекле дата кырымтатар милли хәрәкәте өчен дә аерым әһәмияткә ия. Сөргелек елларында кырымтатар милли хәрәкәтенең элекке буын активистлары башлап җибәргән Кеше хокуклары көнен хөрмәтләү традициясе кырымтатар халкының үз Ватанына кайтуы чорында яңа рәвеш алды", ди Чубаров.

Чубаров кырымтатар хәрәкәтенең тыныч юллар белән эш итүен телгә алып үз халкын аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары өчен көрәшергә чакыра.

XS
SM
MD
LG