Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бюджетыннан рухи үзәкләр өчен 2 миллиард сумга якын бүленде


2015 елга федераль казнадан рухи-агарту үзәкләр өчен 958 миллион сум биреләчәк. Бу хакта РБКга Русия мәдәният министры урынбасары Владимир Аристархов белдергән. Әлеге акчалар «Русия милләте бердәмлеген ныгыту» максатчан программасы кысаларында рухи-агарту эшне алып барган коммерцияле булмаган оешмаларга бүленә.

Май аенда инде 1,1 миллиард сум бүленгән булган һәм аны 23 оешма алган. Әлеге оешмаларның күбесе Тверь, Сарытау, Иркутски, Дагыстан, Мордовия, Төньяк Осетия җирле православ епархияләр тарафыннан булдырылган.

2015 елда 358 миллион сум Спас-Преображение Валаам монастыренең кышкы кунакханәсендә рухи-агарту үзәген булдыруга китәчәк. Русия православ чиркәве хәбәр итүенчә, мондый мөмкинле монастырьгә президент Владимир Путинның сәфәреннән соң бирелгән.

XS
SM
MD
LG